Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветеран урманчылар – Лесхозда

Соңгы көннәрдә Лесхоз бистәсенең тарихи һәм табигый истәлекле урыннарында, музейларында зур җанлылык: биредә туристлык маршруты буенча йөрүче өлкәннәрне кабул итәләр. Узган атнада Лесхозда төрле елларда Урман хуҗалыгы министрлыгында эшләгән ветераннар да эскурсиядә булды.

Казаннан  килүче­ләрне Саба урманчылыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин,  мөһим һәм перспективалы тармакның булачак алмашчылары – яшь урманчылар нәфис сүз, ипи-тоз белән каршы алды. Республиканың  урман хуҗалыгын үстерү өчен хезмәт куйган ветераннарга үз тармаклары эшчәнлеге нигездә  таныш булса да, алар лаек­лы ялга  чыкканнан соң  Саба урман хуҗалыгы зур  үзгәрешләр  кичерде. 2012 елда ачылган Европада иң зур автоматлаштырылган питомник булып саналган, уникаль селекция-орлыкчылык үзәге, мәсәлән, һәр миллион төп кәлшәлек теплицалары, компьютерлы җитештерү кор­пусы, фәнни лабораториясе  бе­лән күпләрне җәлеп итә. Үзәк  эшчәнлеге белән аның директоры Руслан Газизов таныштырды, лаборатория   мөдире урынбасары Наил Ханов урман утырту материалын клонлаштырылган юл белән  үрчетү турында сөйләде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев