Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • «Вкусная вечеринка» дип исемләнгән онлайн чара

    5 нче апрель көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М. Әхмәтшина Саба районы халкы өчен «Вкусная вечеринка» дип исемләнгән онлайн чара үткәрде.

     Кичә үз эченә яшьлек, дәрт һәм күңел күтәренкелеген алды. Чараның төп максаты – кешеләрне уңай һәм актив гамәлләргә җәлеп итү, тормыштан ямь табарга өйрәтү. Кичә үзенчәлекле үтте, видео аша аралашып һәркем үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, соңрак тәмле итеп төрле ризыклар пешерделәр. Чарада катнашучылар канәгать калды, алга таба да мондый очрашулар оештырырга дигән карар кабул ителде.

    Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

    Фото: saby.tatarstan.ru

    Чыганак: saby.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: