Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Xезмәтләрен хөрмәтләп

Сабантуйда райондашларыбыз тәбрикләнде - фотолар һәм видео белән танышыгыз.

Терлекчелек өл­кә­сендә ирешкән югары күрсәткечләре һәм күпьеллык нә­ти­җәле хезмәте өчен “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тер­лекчесе Назим Шамил улы Гаялетдиновка “Татарстан Рес­публикасының атказанган терлекчесе”, мәдәниятне үстерүгә өлеш керткәне өчен Кече Шыңар авыл мәдәният йортының сәнгать җи­тәкчесе Гөлсем Әхәт кызы Рабгетди­новага “Татарстан Рес­пуб­ли­касының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Намуслы хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә сизелерлек өлеш керткәне өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты оештыру бүлегенең документ әйләнеше секторы мөдире Алсу Шамил кызы  Габдрахмановага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Саба шәһәр башкарма комитеты секретаре Нәркиз Хаҗинур кызы Мифтахова җирле үзидарәне үстерү Бөтенроссия Ассоциациясенең “Җир­ле үзидарәне үстергән өчен” мактау билгесе белән бүләкләнде.

Төзелеш өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кер­ткәне өчен Татарстан Рес­публикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекцияcенең Төньяк-Көнбатыш территориаль органы консультанты Илдар Алтынбай улы Вәлиев,  районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Изумруд” ювелир челтәре генераль директоры Рашат Фәһим улы Җәләев,  авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпь­еллык нәтиҗәле хез­мәте өчен “Саба” җавап­лылыгы чикләнгән җәм­гыятенең ферма мөдире Илгиз Миннегали улы Ибәтов, актив җәмәгать эшчәнлеге, балаларга һәм яшьләргә хәрби-патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүгә зур өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасы Диңгез җыены” регональ иҗтимагый оешмасы рәисе Шәфкать Хәнәфи улы Сөнгатов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җәмәгать туклануы системасында күпь­еллык нәтиҗәле хез­мәте өчен “Аш-су” кулланучылар бер­леге кондитеры Гөл­фия Ринат кызы Мө­хәм­мәтҗанова Саба му­ниципаль районы Баш­лыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 2020 елда индикаторларны үтәү нәтиҗәләре буенча 1 урынны яулаган Юлбат авыл җирлеге (җирлек башлыгы Талип Рәшит улы Шәмсиев),  2021 елда индикаторларны үтәү нәтиҗәләре буенча 1 урынны яулаган Явлаштау авыл җирлеге (җирлек башлыгы Ренат Хәмит улы Нуриев)  Саба муниципаль районы Дипломы белән бүләкләнде.

2022 елның 27 май көнендә башкалабыз Казанда пен­сионерларның Бөек Ватан сугышында Җи­ңүнең 77-еллыгына багышланган «Өченче буын» XII республика Спартакиадасында 1 урынны яулаган Саба муниципаль районы ветеран спортчылары командасы әгъзаларына  (Галимуллина Хания Мулланур кызы, Латый­пова Фәния Таһир кызы, Сергеева Зоя Энгель кызы, Ханнанова Тәскирә Камил кызы, Юзмеева Әлфия Габделхак кызы, Бәшәров Фәннур Шәйдулла улы, Габдрахманов Альф­ред Мөхәммәт­нә­җип улы, Гасимов Равил Мөбарәк улы, Карамышев Михаил Михайлович,Мостафин Рамил Салих улы, Кә­римов Рәшит Хәбиб­рахман улы Саба му­ниципаль районы баш­­­лыгының Рәхмәте  бел­дерелде.

Фоторепортажны карау өчен МОНДА БАСЫГЫЗ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев