Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба  Сабантуенда районның   кыр  батыры Гомәр Нигъмәтҗановка  тәкә  бирделәр

Бүген Сабада милләтебезнең  бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләрен, уен-җырларын, йолаларын чагылдырган Сабантуе булды.

 

 

 Бүген Сабада милләтебезнең  бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләрен, уен-җырларын, йолаларын чагылдырган Сабантуе булды. Иң  элек халык күркәм  бәйрәмне  бүләк итүче  Сабан батырларын алкышлады.  Иген  күкрәп үссен өчен буразналарга гәрәбәдәй  бөртекләр күмелми торып, Сабантуйлары үткәреп булмый. Шуңа  күрә игенчеләргә урын түрдән.  Игенче-механизаторлар  парадын  быел районның  сабан батыры исеменә лаек  булган “Курсабаш” җәмгыяте  механизаторы Гомәр Нигъмәтҗанов  әйдәде. “2022 елның уңышына нигез  салынды. Аллага шөкер, кыр эшләрен исән-сау  башкарып  чыктык. Мул ашлык  җыеп  алырга   язсын. Илләр тыныч,  еллар имин булсын”,– диде  ул күпереп  пешкән түгәрәк икмәкне район  башлыгы Рәис Миңннехановка тапшырып. Кыр батырына  зур тәкә  бирделәр. “Игенчелек  җиңел  эш  түгел. Белгәнегезчә,  узган  ел унайсыз һава торышы аркасында икмәкнең кадере тагын  да  артты. Көч елдагыча   куелды. Шушы тырыш игенчеләребез хезмәте нәтиҗәсендә  өстәлләребездә һәрвакыт икмәк  бар.  Аннан да олы байлык  юк.  Тырыш хезмәтегез  өчен барыгызга  да  зур рәхмәт”,– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов кыр батырларын  тәбрикләп.  Аннары төп  мәйдан сәхнәсенә  2021 елда хезмәттә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән оешма-предприятиеләрнең, хуҗалыкларның җитәкчеләре, игенчеләр, терлекчеләр, эшче-хезмәткәрләр чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев