Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елга – фатир ачкычлары

Кичә Шәмәрдәндә куанычлы вакыйга булды: социаль ипотека һәм арендалы торак программасында катнашучыларга төзелгән йорттан фатир ачкычлары бирелде.

undefined

Яңа фатирлы булуларына Асия һәм Язнур Заһриевлар да бик шат икәнлекләрен белдерделәр

Йорт 12 фатирлы, шуның 5есе өч бүлмәле, ягъни 83,5 квадрат метрлы. Яңа торак алучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. “Финанс вәзгыяте катлаулы булса да, төзелешләр тукталмады. Бу йорт та шуның мисалы. Хөкүмәтебезгә, шулай ук төзелешне кыска срокларда тәмамлаган “Ак таш” җәмгыятенә зур рәхмәт. 2021 елда шушы бина янәшәсендә тагын бер йорт төзеләчәк. Барыгызга да күпфатирлы йортта бер-берегезгә туган булып яшәргә язсын”, диде ул. Йортның символик ачкычын подрядчы оешманың участок начальнигы Васил Әхмәтов кулыннан татар теле укытучысы Алсу Әүхәдиева кабул итеп алды. Җирлек башлыгы Айдар Гәрәев аны шушы йортта яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртучы вәкил буларак тәкъдим итте. Торак алучылар фикеренчә, йорт бик сыйфатлы, фатирларның урнашуы да уңайлы. Инде калганы, Васил Әхмәтов әйткәнчә, биредә яшиячәк кешеләрнең үзләреннән тора. “Мебель ташыганнан ук игътибарлы булыгыз, коридорларны кырдыра күрмәгез”, – диде төзүче.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев