Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңгырларга кадәр өлгерәсе

Быел бәрәңге үстерүче хуҗа­лыкларга, аның уңы­шын җыйнап алу өчен һава шартлары уңайланып китте. Хә­зер, сыйфатына зыян килмәсенгә, яңгырларга ка­­дәр “Икенче икмәк”не җый­нап өл­герергә кирәк. Әле­ге культураны игүгә мах­суслашкан хуҗалык – “Саба” җәмгыятенең Тимер­шык бригадасында соң­гы көннәрдә 3 “Гримме” агрегаты эшләде. За­һит Галиев ярдәмгә – “Явлаштау”, Мәү­летҗан Мө­хәм­мәтханов “Юлбат” предприятиесеннән кил­сә, Ленар Сибгатов – Ти­мершыкның үзеннән.

undefined

Ле­­нарны газета укучыларыбыз күбрәк комбайнчы буларак белә. Быел да “Акрос”та 20,2 мең центнер ашлык суктырып алдынгылар сафында булды. Хәзер тракторына бәрәңге алгыч таккан. “Механизатор Фәргать абый Нәгыймов пенсиягә китте бит. “Гримме” агрегатын миңа бирделәр. Инде менә 17 сентябрьдән ир­­тәнге 6дан кичке ка­раңгыга кадәр кырда без. Бәрәңгенең бик эреләре бар, бу басудагы сортларын “Рокко”, “Бонус” дип беләм. Уңыш чыгышын чагыштырып әйтә алмыйм, бу эштә яңа кеше, чөнки беренче елым гына”,– ди Ленар Сибгатов (фото). “Гримме” элекке 10 бәрәңге казыгычны алыштырса да, кул хезмәтеннән башка булмый. Әллә ничә барабан аша узып та, коелмый калган кәсләрдән араларга кирәк. Бу эшкә алынган ирле-хатынлы Рәмзия һәм Фәнис Фәсхетдиновлар Тимершыкка шәһәрдән кайтып урнашканнар да, авыл хезмәтендә теләп булышалар. “Ел саен катнашабыз. Көне матур, җылы, бәрәңгесе коры һәм эре, күңел биреп эшлибез”,– диләр алар.

Уңыш «Саба» җәмгыятенең саклау урыннарына сортына карап урнаштырыла. “Кая кушсалар, Урта Сабагамы, Юлбаткамы, Тимершыкның үзенәме – шунда алып барабыз. Кайчак көненә 200 километр да йөре­лә”,– ди “Беларус”та бә­рәңге ташучы Илгизәр Мөбарәкҗанов.

Тимершыкта 100 гектарда үстерелгән “Икенче ик­мәк”нең 80 гектарыннан уңыш алынган инде.

undefined

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, район буенча барысы 176 гектардан 3300 тонна бәрәңге җыйнап алынган. Гектар уңышы уртача 220 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкларда барысы 5640 гектарда игелгән кукурузны җыйнап алу өчен дә һава шартлары уңай тора. Эш барысы 3487 гектарда башкарылган (60%), алардан алынган уңышның 135 тоннасы бөртеккә, 93620 тоннасы силоска салынган. Район буенча 1 октябрьгә терлекләргә 168 мең тонна сенаж, 94 мең тонна силос, 19 мең тонна печән тупланды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев