5 октябрь 2020 яңалыклары
-
2020 елның 3 октябрендә Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган X «Өченче яшь» пенсионерлар Республика спартакиадасы узды
2020 елның 3 октябрендә Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган X «Өченче яшь» пенсионерлар Республика спартакиадасы узды. Спартакиадада Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарыннан спортчылар катнашты. Спартакиадада катнашучылар өстәл теннисы, катнаш эстафета, йөзү, дартс, скандинавия йөреше һәм пуля белән ату буенча көч сынаштылар. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Х «Өченче яшь» пенсионерлар Республика Спартакиадасында Саба муниципаль районы командасы мактаулы 1 урынны яулады.
-
Марина Патяшина Татарстанда балаларны дистанцион укуга күчермәячәкләр дип ышандырды
Татарстан мәктәпләрендә укучы 400 мең баланың җидесе генә Covid-19 йоктырган.
-
Илсур Һадиуллин: Укытучы ул — һөнәр генә түгел, сәләт
Мәгариф һәм фән министры укытучылар алдында торган бурычларны әйтте.
-
Тимершык тимурчылары ярдәмгә ашыга
"Олыны - олы, кечене кече ит", - дип өйрәтә татар халык мәкале. Кечкенәдән бездә олы кешеләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбиялиләр, аларга һәрчак ярдәм итәргә өндиләр. Өлкәннәр көне уңаеннән, озак еллар мәктәбебездә белем биргән мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Шәмсегөл апа Сәфәргалиевага хуҗалык эшләрендә ярдәм иттек. Без, егетләр-кызлар, технология укытучысы Илнур абый Шәймурзин җитәкчелегендә бергәләшеп утын өйдек, ишегалдын җыештырдык, өй тәрәзәләрен юдык һәм бу хезмәттән бары уңай кичерешләр генә алдык.
-
Мәгариф министрлыгы укытучыларга хезмәт хакы түләүнең яңа системасын әзерли
Ел азагына кадәр укытучыларга түләүләр буенча яңа документлар әзерләнеп бетәргә тиеш.
-
Табиб гади битлекне Covid-19 пандемиясе вакытында иң куркыныч әйбер дип атады
Вирустан саклау өчен продуктларны үз кабында килеш юарга, курьерлар алып килгән пакетларны санитайзерлар белән эшкәртергә кирәк.
-
3 октябрьдә Байлар Сабасында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте
Фоторепортаж.
-
В Республике Татарстан продолжается уборка картофеля, сахарной свёклы, подсолнечника
В Республике Татарстан продолжается уборка сезонных овощей. На сегодня убрано 1,4 тыс. га, или 58%. Накопано 33,8 тыс. тонн, урожайность 277 ц/га. Такие данные привел сегодня совещании в Доме Правительства Республики Татарстан заместитель Премьер-министра РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Зяббаров.
-
Татарстанда пестицидлардан бушаган тараларны җыю мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Казанда «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы һәм "МедПром" ҖЧҖ арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыру буенча эшлекле киңәшмә узды. Филиал 2018 елдан бирле төбәк хуҗалыкларында пестицидлардан бушаган таралар (канистрлар) һәм ашламалардан бушаган таралар (биг-беглар) булу-булмау турында мәгълүмат туплау белән шөгыльләнә һәм аны «МедПром» ҖЧҖенә тараларны алга таба эшкәртү өчен тапшыра.
-
Вәкаләтле вәкил кабул итәчәк
6 октябрьдә 11 сәгатьтә Саба районы хакимияте бинасының (Байлар Сабасы, Г.Закиров урамы, 52) кече залында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев республика прокуроры урынбасары Юлия Наумова белән берлектә эшмәкәрләрне кабул итәчәк. Кабул ителүгә язылырга теләүче эшмәкәрләр Саба муниципаль районы башкарма комитетының инвестицияләр һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү бүлегенә (телефон:2-32-73) шалтырата алалар.
-
Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар
Легендар диктор Яшел Үзәндә җирләнәчәк.
-
“Тоннель” туктатты...
Узган атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Объездная урамында 15.30-17.30 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында 200ләп автомобильне туктаттылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 42 йөртүчегә беркетмә төзелде. Шуларның 18е иминлек каешын эләктермәгән, берсе баласын махсус утыргычсыз йөрткән, икесе рульдә телефоннан сөйләшеп барган.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило реконструкцию резервуара на НПС в Удмуртской Республике
АО «Транснефть – Прикамье» завершило реконструкцию нефтяного резервуара объемом 10 тыс. куб. метров на нефтеперекачивающей станции «Малая Пурга» Удмуртского районного нефтепроводного управления.
-
Үзләре килделәр
Билгеле булганча, «Демография» милли проекты кысаларында республика районнарында «Мобиль поликлиника» программасы эшли башлады. Бу атнада республика клиник хастаханәсе табиблары Сатыш зонасында булды. Мобиль поликлиникага Ак.Бигәнәй, Казанчы Бигәнәй, Мамалай, Сатыш авылларында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә.
-
Яңгырларга кадәр өлгерәсе
Быел бәрәңге үстерүче хуҗалыкларга, аның уңышын җыйнап алу өчен һава шартлары уңайланып китте. Хәзер, сыйфатына зыян килмәсенгә, яңгырларга кадәр “Икенче икмәк”не җыйнап өлгерергә кирәк. Әлеге культураны игүгә махсуслашкан хуҗалык – “Саба” җәмгыятенең Тимершык бригадасында соңгы көннәрдә 3 “Гримме” агрегаты эшләде. Заһит Галиев ярдәмгә – “Явлаштау”, Мәүлетҗан Мөхәммәтханов “Юлбат” предприятиесеннән килсә, Ленар Сибгатов – Тимершыкның үзеннән.