Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык тимурчылары ярдәмгә ашыга

"Олыны - олы, кечене кече ит", - дип өйрәтә татар халык мәкале. Кечкенәдән бездә олы кешеләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбия­лиләр, аларга һәрчак ярдәм итәргә өндиләр. Өлкәннәр көне уңа­еннән, озак еллар мәк­тә­бебездә белем биргән мәгариф отлич­нигы, хезмәт ветераны Шәмсегөл апа Сәфәргалиевага хуҗа­лык эшләрендә ярдәм иттек. Без, егет­ләр-кызлар, технология укытучысы Илнур абый Шәймурзин җи­тәкчелегендә бергә­ләшеп утын өйдек, ишегалдын җыештырдык, өй тәрәзәләрен юдык һәм бу хезмәттән бары уңай кичерешләр генә алдык.

Шулай ук Шәмсегөл ападан тормыш юлы турында сораштык, хәзерге буынга теләк һәм киңәшләрен җиткерүен үтендек. “Мин башта Симет сигезъеллык мәктәбендә химия, биология укыттым. 1967 елда Тимершык урта мәктәбенә эшкә урнаштым һәм анда физика, химия, математика фәннәренең нигезләре буенча белем бирдем,- дип башлап китте сүзен остаз. Соңгы елларда математикадан укытып 40 еллык педстаж белән 1995 елда лаеклы ялга чыктым. Хәзер дә күңелем белән балалар янында мин. Мәктәп укучылары үзләре дә кирәк чакта ярдәм итәләр. Менә бүген дә бик булыштылар. Балаларга, мәктәп җитәкчелегенә һәм Тимершык авыл җирлеге башлыгына ихлас рәхмәтемне җиткерәм”,- диде ул. Шәмсегөл ападан со­ңын­нан: «Хәзерге заман балаларына нинди киңәшләр бирер идегез?» - дип тә кызыксындык. “Хезмәтне яратырга, күбрәк эшләргә кирәк. Дусларыгыз белән ешрак аралашыгыз, телефон-гаджетлар белән артык мавыкмагыз, алар өчен аерым бер вакыт билгеләгез, чөнки сәламәтлегегезгә зы­ян килүе бар. Иң мөһиме, тормышның ямен тоеп, рәхәт яшәгез, авырмагыз, игелекләр күрегез, әти-әни кочагында тигезлектә үсегез!» - дип, изге теләкләрен җиткерде ул безгә. Без киләчәктә дә мохтаҗ кешеләргә, әби-бабайларга ярдәм кулы сузарга әзер. "Олы яшьтәге кешеләргә булышу бик мөһим, хәтта аларга мәктәптән соң да кереп, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәр­гә мөмкин, чөнки бу изге эшнең савабы үзегезгә була. Аларның рәхмәте, хәер-догасы безгә яхшылык булып кайта" - диде Илнур Корбан улы. Без бу көнне үзебезне чын тимурчылар итеп хис иттек!

Айлия Хаҗиева,

Тимершык урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев