Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзләре килделәр

Билгеле булганча, «Демография» милли проекты кысаларында республика районнарында «Мобиль поликлиника» программасы эшли башлады. Бу атнада республика клиник хастаханәсе табиблары Сатыш зонасында булды. Мобиль поликлиникага Ак.Бигәнәй, Казанчы Бигәнәй, Мамалай, Сатыш авылларында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә.

Киләсе атнада табиблар Икшермә, 12-16 октябрьләрдә – Лесхоз, 19 октябрьдән атна ахырына кадәр Тимершык зонасында авырулары кабул итәчәкләр. Автотоклиникада кардиолог, невролог, уролог, кан тамырлары хирургы, акушер-гинеколог һәм офтальмолог кабинетлары бар. Шулай ук лаборатория тикшерүе кабинеты да күздә тотылган. Медиклар шунда ук анализ ясый алалар, УЗИ аппараты да бар.

Фото: instagram.com/trksabadulkynnary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев