Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тоннель” туктатты...

Узган атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Объездная урамында 15.30-17.30 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында 200ләп автомобильне туктаттылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 42 йөртүчегә беркетмә төзелде. Шуларның 18е иминлек каешын эләктермәгән, берсе баласын махсус утыргычсыз йөрткән, икесе рульдә телефоннан сөйләшеп барган.

Махсус рәвештә укылмый торган номер билгеләре белән йөрүчеләр дә шактый: 12 кеше. Тикшерү барышында Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексының 20.25нче статьясына нигезләнеп, кагыйдәне үтәмәгән өчен салынган штрафны түләмәүчеләрне ачыклау чаралары да күрелде. Шуңа күрә штрафларны 70 көн эчендә түләү ягын карарга, ә, иң мөһиме, транспорт чалары белән идарә иткәндә әлеге санкцияне кулланырлык урын калдырмас­ка кирәк.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев