Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда пестицидлардан бушаган тараларны җыю мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Казанда «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы һәм "МедПром" ҖЧҖ арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыру буенча эшлекле киңәшмә узды. Филиал 2018 елдан бирле төбәк хуҗалыкларында пестицидлардан бушаган таралар (канистрлар) һәм ашламалардан бушаган таралар (биг-беглар) булу-булмау турында мәгълүмат туплау белән шөгыльләнә һәм аны «МедПром» ҖЧҖенә тараларны алга таба эшкәртү өчен тапшыра.

Киңәшмәдә филиал җитәкчесе В.В.Минһаҗев, үсемлекләрне яклау бүлеге башлыгы Г.Х.Хөсәенова, «Экополе» ҖЧҖенең операцион менеджеры М.Е.Конищев, «МедПром» ҖЧҖ идарәчесе Н.Н.Петров, «МедПром» ҖЧҖенең үсеш бүлеге җитәкчесе Е.А. Сатяева катнашты.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләреннән алынган гаризалар буенча эшләү тәртибен яңадан карау һәм тараларны чыгару графигын билгеләү турында карар кабул ителде. Шулай ук хисап бирү срокларын билгеләү турында килештеләр.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, яклар мөмкинлекләрен һәм куәтен исәпкә алып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

2020 елның 1 октябренә республикадан 18 тонна буш тара чыгарылган. Филиал 4 кварталда да массакүләм мәгълүмат чараларында бу юнәлеш буенча актив агитация алып баруын дәвам итәчәк.

Пестицидлардан бушаган тараларны утильләштерү авыл хуҗалыгында мөһим мәсьәлә булып тора, чөнки алардан экологиягә үсемлекләрне яклау чараларының үзләреннән дә күбрәк зыян килергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда төбәкнең авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре тарафыннан 41 тоннага якын тара эшкәртүгә җибәрелгән иде.

Тараларны җыю һәм чыгару, кирәкле барлык документларны тапшырып, түләүсез башкарыла. Хуҗалыкта буш тара булса һәм аны тапшырырга әзер булсагыз, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау бүлегенә 89393907060 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

Фото: rshc.tatarstan.ru

Чыганак: Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев