Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марина Патяшина Татарстанда балаларны дистанцион укуга күчермәячәкләр дип ышандырды

Татарстан мәктәпләрендә укучы 400 мең баланың җидесе генә Covid-19 йоктырган.

Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

«Бездә 1 сентябрьдән башлап төрле мәктәпләрдә нибары 25 педагог һәм җиде укучы гына Covid-19 йоктырды. Бүгенгә ике бала инде терелеп мәктәпкә чыкты, бишесе әлегә карантинда. 400 мең укучы арасында бу очраклар калган барлык укучыларны да дистанцион укуга җибәрергә дигән сүз түгел», — диде спикер.

Баш санитар табиб әйтүенчә, бүген укучыларны дистанцион укуга күчерү мәсьәләсе каралмый.

Ведомство башлыгы педагоглар составы һәм укучылар арасында Covid-19 белән авыру очракларына тиз реакциянең нәтиҗәле булуын әйтте. Роспотребнадзор эпидемиягә каршы чараларны оператив уздырып бара: авыруны кеше изоляцияли, авыру белән контактта булган кешеләрне күзәтә һәм тикшерә, дезинфекция уздыра.  

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев