Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Һадиуллин: Укытучы ул — һөнәр генә түгел, сәләт

Мәгариф һәм фән министры укытучылар алдында торган бурычларны әйтте.

Бүген Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур һадиуллин министр вазифасында беренче тапкыр укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде. «Укытучы ул — һөнәр генә түгел, сәләт», — диде ул Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада.

«Бүгенге матур залда милли бәйрәмебезне — Укытучыларның матур бәйрәмен билгеләп үтү — үзе зур шатлык, вакыйга. Республикабызда яшәүче, хезмәт итүче, тәрбия бирүче, күңелләрен салып, үз эшләрен башкаручы укытучыларыбызны котларга хакимият җитәкчеләре, җәмәгатьчелек килгән. Без барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез!» — дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин.

«Бүген без укырга, санарга, тылсымлы әти-әни сүзләрен язарга өйрәткән беренче укытучыларыбызны котларга тиеш. Безнең укытучылар тормышыбызда зур роль уйнады, алар әле тормыш дәверендә дә гел озата баралар», — дип белдерде министр.

Ул республикада мәгариф системасы өчен күп эш башкарылуын билгеләп узды. «Республиканың мәгариф системасында 68 мең педагогик хезмәткәр бар. Без аларга рәхмәт әйтергә тиеш. Мактауга лаек булган, Татарстанның, Россиянең „Ел укытучысы“ исемен яулаучылар, бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән укучыларны әзерләгән укытучылар, үзләре дә җиңүләргә лаек булган укытучылар — уңышның нигезе», — диде Илсур Һадиуллин.

Ул пандемия чорында сынауны уңышлы узганнарын әйтте. «Беренче тапкыр һәр йортка кердек. Ата-аналар, укучылар белән булдык. Укытучыларга, директорларга, мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез. Алда зур бурычлар тора, илкүләм проектлар, полилингваль комплекслар төзелә. Төп бурыч — белем сыйфатын яхшырту. Республика мисалында, Россия Федерациясе дәрәҗәсендә федераль дәүләт стандартлары турында фикер алышу бара», — диде Илсур Һадиуллин.

Министр фикеренчә, республикада укытучылык потенциалы бик зур. «Укытучылар, укучылар, укытучыларга ярдәм итүче әти-әниләр белән горурланабыз!» — дип белдерде. Ул 2021 ел Туган телләр һәм бердәмлек елы дип игълан ителгәнен искәртте. «Без җитәкчеләр, укытучылар елны нәтиҗәле итеп үткәрергә тырышырга тиеш. Исәнлек-саулык, уңышлар телим. Күңелләрегез тыныч булсын!» — диде. 

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X