Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ямал-Ненецтан, Калининградтан кадәр килделәр

Бүген “Саба-Арена” спорт мәктәбендә Сабасында өстәл теннисы буенча 2008 нче елгы һәм аннан да яшьрәк ир-атлар, хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар арасында XIX ачык шәхси-команда ярышлары ачылды.

Өстәл теннисы буенча IX  Бөтенроссия ярышларында  катнашырга бик  ераклардан – Калининградтан,  Ямал-Ненец  автономияле округыннан, Коми Республикасыннан,  Владимир, Саратов, Свердловск,  Самара, Төмән өлкәләреннән,  Пермь краеннан  килгәннәр   иде. “Турнир турында теннис  федерациясе  календарь  планыннан белдек. Калинградтан Мәскәүгә, аннары  Казанга очтык. Сабага  ярышны оештыручылар автобусында   килдек. Бик   яхшы  каршыдылар. Шартлар  менә  дигән. Югагы нәтиҗәләргә ирешү  өчен тырышачакбыз”,– диде  Калининградтан   килгән Мирон Опанасенко. Иң   яхшы теннис  осталары   250 дән артык спортчы арасында  ачыкланачак. Турниры ачу тантанасында  Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, сәнәгать калдыклары белән эш итү буенча операторлар ассоциациясе президенты Марат Галиев, республика өстәл теннисы федерациясенең беренче вице-президенты Геннадий Аргаков, Казан олимпия резервы училищесы директоры Рамил Шакиров катнашты. Җиңүчеләр 21 мартта  ачыкланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев