Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәйкәл булып кайтты батырлар...

9 май көнне Көек, Татар Икшермәсе, Иске Икшермә авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап кайтканнар һәм яу кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәл-монументлар ачылды.

undefined

undefinedАлдан зур әзерлек чаралары күреп көтеп алган Бөек Җиңү бәйрәмен быел үзенчәлекле итеп каршыларга мәҗбүр булдык. Җиңү көнендә халык агымы,  транспорантлар, хәрби җырлар белән шау- гөр килеп торган үзәк мәйдан быел 9 май бәйрәмен ямаслы хәлдә каршы алды. Дөньякүләм эпидемия әнә шулай зур югалтулар бәрабәренә яулап алынган җиңү көненә үз тәртипләрен кертергә омтылды. Әмма моңа карап кына халык күңелендәге бәйрәм рухы сүрелмәде... Җиңү җырлары тәрәзәләр аша, балконнардан яңгырады, һәр йортта телефоннар аша котлаулар агылды, зур шәһәрләрдә  күктә салютлар җемелдәде. Сугышта ятып калган каһарманнар истәлегенә һәйкәлләргә веноклар салынды.Сугыш һәм тыл ветераннары иң беренче чиратта  игътибарсыз калмады - алдан ук өйләренә барып хөрмәтләнде.

Байлар Сабасы. Сабаның үзәк мәйданында да иртә баштан талгын гына сугыш тематикасын чагылдырган җырлар яңгырады. Район башлыгы Рәис Миңнеханов  “Мәңгелек ут” монументына тере чәчәкләр салды, сугышта шәһит киткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Алга таба районыбызның оешма-предприятие җитәкчеләре, санитар-эпидемиология таләпләре буенча һәрберсе аерым дистанция саклап, һәйкәл -обелиск һәм  “Тыл ветераннары” стелласы каршысына чәчәкләр салдылар.

Шәмәрдән авыл җирлегендә бүгенге көндә 54 сугыш һәм тыл ветераны исәпләнә. Шуларның икесе- Фәтхерахман ага Фәйзерахманов һәм Биктимер ага Ибраһимов сугыш ачысын якыннан күргән каһарманнар. “Бүгенге вәзгыятьтә бәйрәм тантаналарын зурлап оештыра алмасак та, ветераннарыбызның барысының да өйләренә барып котладык,  бүләк-күчтәнәчләрне тапшырдык. Аларның иң яшенә-88 яшь,иң өлкәненә тиздән 100 яшь тулачак. Безнең бистәдә 3 сентябрь урамы бар, исән-сау булсак, шул көнне Җиңү бәйрәмен кабат зурлап искә алырга исәп”- диде җирлек башлыгы Айдар Гәрәев. Җиңү көнендә фронтта катнашкан  580 шәмәрдәнленең исеме мәңгеләштерелгән стелла каршысы район башлыгы Рәис Миңнеханов, Шәмәрдәндәге оешма-учреждение җитәкчеләре тарафыннан  тере чәчәкләргә күмелде...

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын үзгә шартларда каршы алырга туры килсә дә,  аның асылы шул ук – илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнарга дан җырлау.

Татар Икшермәсе авылыннан сугышка 151 ир-егет китеп, шуларның 100е яу кырыннан  әйләнеп кайтмаган. 9 майда батырларның  исемнәре мәңгеләштерелде:  авыл уртасында  аларның исемнәре уеп язылган һәйкәл-монумент салынды. Хәтер сагында торачак һәйкәлне әлеге авыл тумасы, ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәя кую  идарәсе начальнигы Мәҗит Салихов төзетте. Иганәченең изге эшләре белән авылдашларын  беренче сөендерүе генә түгел. Моңа кадәр дә аның бик күп  хәеркаһлы гамәлләре өчен авыл халкы хәер-дога кыла. “Бүген  җирлегебездә ике Бөек Ватан сугышы һәм 17 тыл ветераны яши. Моңа кадәр клуб янында  кирпечтән салынган һәйкәл бар иде. Яңасын төзү планы белән яшәдек. Быел бу ниятебез   игелекле авылдашыбыз Мәҗит Салихов  иганәчелегендә тормышка ашты. Саваплы эшләре өчен аңа  зур рәхмәтлебез”, – ди авыл җирлеге башлыгы  Нияз Нурмөхәммәтов.  Мәҗит Салихов әлеге эшнең яшьләр, киләчәк буын өчен илгә җиңү китергәннәрне  онытмыйча, үткәнебезне, тарихыбызны белеп яшәсеннәр өчен эшләнгән гамәл икәнлеген әйтте.  “Минем әтием – Хаҗип Салихов сугышның  беренче көненнән соңгы көненә кадәр узган кеше иде. 1939 елны армиягә алынып, хәрби хезмәте сугыш белән тоташкан.. Мин  гаиләдә 10нчы бала. Кызганыч,  Бөек Җиңүнең 75 еллыгын авылыбызда ветераннарсыз гына каршылыйбыз.  Күргәнегезчә, авылыбыздан яуга китүчеләр бик күп, әйләнеп кайтучылар бик сирәк булган. Һәйкәл авылдашларга илебез азатлыгы өчен көрәшкән каһарманнарны хәтерләтеп торсын  иде, – дип сөйләде ачылу тантанасында Мәҗит Салихов. Һәйкәл-монументны төзүдә зур көч куйганнарны ТР Төзелеш һәм архитектура  министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Популяр җырлар авторы Айдар Тимербаев  авылдашлары исеменнән Мәҗит Салиховка  изге гамәле өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Авторлар фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев