Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«ЙӨРӘГЕМ КУШКАНГА ЭШЛИМ»

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе – 2017» республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде.

 Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында  үткән тантанада республиканың 59 хәйриячесе белән бергә, райондашыбыз  –  Саба гимна­зиясенең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиева да бар иде.  Гөлнара Шиһабиеваның педагогик хезмәтендә дә хәйриячелек юнәлеше зур урын алып тора.  21 ел социаль педагог булып эшләү дәверендә аңа төрле гаиләләрдә булырга, авыр тормыш хәлендә калган балаларны барларга, аларны якларга, ярдәм итәргә туры килә. Социаль педагогтан  баланың күңел халәтен, кичерешләрен аңлау  да сорала.   «Үземнең  башкарган эшләремне барлап, мин дә  конкурста катнашырга булдым. Безнең гимназиядә дә ярдәмгә мохтаҗ балалар бар. Төп максатыбыз – аларны һәръяклап яклау, шәхесләрен үстерү, җәмгыятькә кирәкле һәм игелекле кешеләр итеп тәрбияләү. Балаларга кылган яхшылыкларны кемдер кушкан өчен түгел, йөрәк кушканга эшлисең. Аларны белергә, барларга кирәк. Балалар арасында ул нык күзгә ташлана», ди Гөлнара Раиф кызы. Социаль педагогның һәр эш иртәсе балаларны, әти-әниләрне кабул итүдән һәм балалар ашаганмы, киемнәре тәртиптәме, дәрескә әзерме икәнлеген  ачыклаудан башлана. Физик мөмкинлеге чикләнгән   балалар белән эшләүгә дә Гөлнара Раиф кызы аерым игътибар бирә..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласы

Фото: http://president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X