Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юбилярлар

Июнь ае Шәмәрдәннән Данилова Мария Михайловна, Байлар Сабасыннан Зәйтүнә Нургали кызы Зарипова, Өчнарат авылында гомер кичерүче Зөләйха Даут кызы Даутова өчен 90 яшьлек олуг юбилейлары белән истәлекле. Яшүсмер чорлары дәһшәтле сугыш чорына туры килгән мөхтәрәм юбилярлар яшәү дәверендә күп авырлыклар күрсәләр дә, сынмаганнар, сыгылмаганнар, тормышны ярату хисен җуймаганнар.

Данилова Мария Чүриле авылында туып үсә. Җиденче сыйныфтан соң колхозда эшли башлый. Сугыштан соңгы елларда Чүриле сельпосына кибетче булып урнашып, шуннан лаеклы ялга чыга. 1951 елда гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Алты оныгы, тугыз оныкчыгы бар. Бүгенге көндә кызы белән Чаллы шәһәрендә яши.

Зәйтүнә Зарипова Курсабаш авылында туып үсә. Җидееллык мәктәпне тә­мамлаганнан соң лаеклы ялга чыкканчы банк системасында хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканннан соң да 10 ел яраткан эшеннән аерылмый. Дәүләт банкында кассир, касса мөдире вазифаларын башкара. Хезмәт юлында банк идарәсенең күпсанлы Мактау кәгазьләренә лаек була. Югары Утар авылы егете Нәҗип белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Зәйтүнә апа онык-оныкчыкларына куанып, улы Рамил гаиләсе тәрбиясендә хәерле картлык кичерә.

Зөләйха Даутова Өчнарат авылында туып-үсә. 14 яшен­нән башлап авыр тормыш арбасына җигелә. Су­гышның бөтен авырлыгын яшьтәшләре кебек үз җил­кәсендә күтәреп, төрле эш­ләрдә хезмәт куя: җир сукалый, урман кисә, иген ура. Лаеклы ялга чыкканчы фермада маллар карый.

1955 елда Сәлим Сибгатуллин белән гаилә корып, алты ул тәрбияләп үстерәләр. Зө­ләйха апа тугыз оныкка, алты оныкчыкка кадерле әби булып Өчнарат авылында гомер кичерә.

Мөхтәрәм юбилярларны Шә­мәрдән, Иске Икшермә авыл җирлекләре башлыклары Айдар Гәрәев, Нияз Нурмөхәммәтов, социаль як­лау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Пу­тинның Котлавын тапшырдылар.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев