Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында “1 июнь – Балаларны яклау көне”

1 июнь көнне Югары Утар балалар йорты интернаты хезмәткәрләре 1 июнь – балаларны яклау көненә багышланган “Сабантуй” бәйрәме үткәрде.

Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. 

Балаларны Халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.

    Җәйнең беренче көне – 1 июнь – сабый хәтеренә каникуллар белән беррәттән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган матур чаралар белән дә уелып кала.

Шулай ук бэйрэмдэ кабер балаларның ата-аналары да килгән иде.

Сабан туй алдыннан балар белэн бергэ бирнэ җыелды.

    Мәйданчык матур итеп бизәлде.Татар халкының иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Сабан туенда гына уйнала торган уеннар: кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тартышу, күз бәйләп әйбер кисү балалар күңеленә хуш килде. Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр,бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында “Камка” аппликация дәресе.

 

2018 нче елның 31 нче  май көнне ГАУСО “Акылга зәгыйф балалар йорты интернатында” тәрбияче Исмәгыйлова Э,Х. Инициативасы буенча “аппликация Камка” дигән тема астында шөгыль үткәрелде. Барысы 6 бала катнашты.Шөгыльнең максаты геометрик фигуралар ярдәмендә композиция төзү,әйләнә-тирәгә карата кызыксынуларын арттыру иде.

Менә балаларның көтеп алган җәйге ял вакыты да килеп җитте.Без  балаларның күңелләрендә яхшы,матур хатирәләр калдыру максатыннан ачык,төсле кәгазь ярдәмендә камка ясарга булдык.Балалар экскурсия вакытларында бөҗәкләр белән кызыксынырга яраталар, бигрәк тә камка турында бик күп сораулар яудыралар.Чыннан да,бу кечкенә генә бөҗәк бик матур бит! Бу бөҗәкне ясаганда да балалар һәр этапны бик теләп башкардылар.Шөгыль соңында тәрбиче әзер аппликацияләр буенча күргәзмә оештырды.Балалар үз эшләренә карап сокландылар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев