Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮХИДИ хезмәткәрләре автобусларны тикшерде

Агымдагы атнада ЮХИДИнең район бүлекчәсе балаларны җәмәгать транспортында йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында “Автобус” чарасы үткәрде.

undefined

Рейдта ул көнне сменада булган юл-патруль хезмәте инспекторы Фәнзил Нуриев экипажы катнашты. Юлларда күренгән мәктәп автобуслары туктатылып, йөртүчеләре белән профилактик әңгәмәләр алып барылды. Июль – балаларны төркемләп йөртү сирәгәйгән ай. Шулай да җаваплылыгы чикләнгән “Яшен” җәмгыяте автобусларына көндәлек эш булып тора. “Нур” кунакханәсенә урнашкан балаларны Боз сараена йөртергә юллама алдым. Иртә белән рейска медик тикшереп, кан басымын үлчәп чыгарды. Документлар барысы да тәртиптә, аптечкалар бар. Барлык утыргычларда да иминлек каешлары эшли. Тизлекне 60 километр-сәгатьтән арттырмыйбыз. Балалар йөртү бик җаваплы эш, һәрвакыт уяу булырга кирәк”,– ди 22 июльдә Саба-Лесхоз маршрутына чыккан Марат Нургалиев.

Чыннан да, фаҗига килеп чыкмасын дисәк, автобус йөртүченең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең кагыйдәләрне үтәве шарт. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнур Насыйбуллин моңа мисал итеп 30 апрельдә "Астрахань-Ставрополь” трассасында 5 баланың гомерен өзгән аварияне китерде. Баскетбол ярышына баручы укучылар утырган микроавтобус йөртүче үзен узарга маташкан җиңел автомобильнең кагыйдә бозуы аркасында өстенә каршыга килүче “КамАЗ” авар дип уйлап та карамый. Бәла һәрвакыт аяк астында. Микроавтобус та иминлек каешлары белән җиһазланмаган була. “Рейд шундый кимчелекләрне ачыклау максатында оештырылды. Автобуста балаларны төркемләп йөрткәндә бу хакта мәгълүмат ЮХИДИ бүлекчәсенә ике көн алдан бирелә. Хәбәрнамә кергәч, автобусны теркәү һәм аңа техник карау үткәрү, шулай ук йөртүченең "Д" категорияле таныклыгы булуы турындагы мәгълүматларның дөреслеге тикшерелә. Моннан тыш, йөртүченең соңгы елда йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яки административ аресты булу, юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар юклыгы турындагы мәгълүматлар да карала. Хәрәкәт маршруты, балалар исемлеге дә булырга тиеш”,– дип аңлата Илнур Насыйбуллин.

Рейд барышында автобусларда санап кителгән таләпләрнең үтәлмәве фактлары ачыкланмады.”Булырга тиеш тә түгел. Бездә контроль бик көчле. Шөкер, рейстан читләштерерлек сәбәпләр килеп чыкканы юк. кан басымым тәртиптә, автобусым төзек”,– диде машина йөртү таныклыгы алганына 45 ел тулып килүче Рафис Бакиров. Балалар гомере хакына барлык йөртүчеләрнең дә Марат, Рафислар кебек уйлавы мөһим.

Кызганыч, шәхси автомобиль хуҗалары  исерек хәлдә руль артына  утыруларын дәвам итә. Әйтик, 24 июльдә Сабада “КИА” белән тоткарланган  С.ның 0,6 промилле, 25 июльдә Югыры Шытсудан “Лада” белән  идарә иткән  Һ.ның 1,063 промилле алкоголь кулланганлыгы  ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X