Саба таңнары

Юлбат авыл китапханәсендә "Энҗе калфак - бик килешә йөземә" дип исемләнгән әңгәмә-мастер класс үткәрелде

Халык иҗаты һәм мәдәни мирас елы кысаларында, Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Энҗе калфак - бик килешә йөземә" дип исемләнгән әңгәмә-мастер класс үткәрелде. "Ак калфак" оешмасына йөрүче Гөлниса апа Төхвәтуллина калфак тегү серләрен өйрәтеп, мастер класс үткәрде.

Саба районы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы татар хатын-кызларының милли баш киеме-калфакның тарихы белән таныштырды. Китапханәче Хәмитова Нәсфия Әнәс кызы "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" - китап күргәзмәсе белән таныштырып, китаплардан татар халкының милли киеме турында өзекләр тәкъдим итте.

Чыганак: instagram.com/sdk24_ulbat

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: