Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзең булсаң, бәлки......

Мәртен авылында Улыбыз Фидәрис Ганиев истәлегенә үткәрелүче һәм матур традициягә әверелгән итекле хоккей турниры быел да бик уңышлы узды.

Географиясе елдан ел киңәя баручы әлеге ярышка бик күпләрнең тырышлыгы, ярдәме, хезмәте керде. 2019 нчы ел башыннан ук үткәреләсе көне билгеләнеп, командалар барланды. Катнашырга теләүчеләр бик күп иде. Ләкин көннең дә кыскарак булуын исәпкә алып,12 дән дә артык команда җыймаска булдык. Билгеләнгән сәгатькә бар да җыелып, матур гына уеннар башланып китте. Мәйданнан читтә учак ягылып, казан асылды, самоварлар гөҗләде. Берничә уеннан соң мәйданга балалар белән ветераннар чакырылды. Аларның уены төгәлләнгәч, Фидәриснең әтисе Мулланур балаларга аерым бүләкләр тапшырды. Ул арада казанда аш җитеште,чәй кайнады, уенның да барышы өзелмәде. Чиратлашып табып янына җыелдылар. Пешекчеләребез Илнар Габдуллин белән Айдар Ибәтуллин халык өчен бик тәмле шулпа һәм чәй әзерләделәр. Шул арада Миләүшә Рәшитова табада коймак чыжлатты. Бу юлы ярашларга ут күршеләребез- Арча районыннан һәм "Татар Радиосы" командалары да килгән иде. Итек киеп хоккей уйнап карау теләге алар өчен ерак аларны да якынайткан. Тирләп-пешеп уйнаганнан соң, үләннәр катнашмасыннан әзерләнгән чәйне ди-джей Байбулат (Булат Фәсахов) аеруча да яратты.Ул чәй күпләрне җәлеп итте. Нинди тәмләткечләр салынган соң дип,чәйнекне ачып караучылар да, тәңгә көч-егәр бирде бит әле бу, дип, кабаттан килеп эчүчеләр дә күп булды. Учак өчен утын әзерләү Ренат Гәлиәскәровка ошап китте. Аны шул вакытта фотога да эләктереп алганнар. Уенның соңгы нәтиҗәләренә килгәндә, 3 нче урынга Фидәриснең икенче буын туганнары Шәмсетдиновлар командасы, 2 нче урынны Сабадан кунак булып килгән "Микс" командасы, ә беренчелекне Фидәриснең өченче буын туганнары - Вакказовлар командасы яулады. Иң яхшы капкачы, иң яхшы һөҗүмче,иң яхшы уенчы,иң яхшы җанатар дигән номинацияләр буенча бүләкләр тапшырылды. Ә иң зур приз "тәкә" белән тәэмин иткән иганәчебез Илшат Галимов бүләкне Вакказовлар командасына тапшырды. Уеннарның спонсорлары булган "Дакар" автосалонына,"Азимут"кибетенә, "Новая мойка" үзәгенә, "Арома" кафесына, эшмәкәрләр Рифат Рәшитов, Айрат Рахимов, Илшат Галимовка һәм күчтәнәчләр белән килгән һәркемгә без- Фидәриснең әти-әниләре зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһ Тәгалә барчагызга да саулык-сәламәтлек биреп,эшләрегезнең уң булуларын теләп калабыз.

Гүзәлия Ганиева, Мәртен авылы

Фотолар: Вконтактедагы "Мәртен авылы яңалыклары." группасыннан алынды

Тулы фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев