Язмалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ике фатирлы бомж
Беркөнне хәзрәт белән фитра сәдакасы турында сөйләштек. Әлеге сәдаканы мескен-фәкыйрьләр, ятимнәр, мохтаҗлыкта яшәгән башка кешеләргә тиешле икән беләбез инде. Әмма бүгенге җәмгыятьтә фәкыйрь кем була соң ул дип сорасак, икеләнеп калабыз. Чөнки, күпме генә тормыш авыр бит зарлансак та, хезмәттәге кеше ачка тилмереп ятмый.
-
“Бомба яуганда, мич эчендә яшеренә идек”
Исмәгыйль Габидуллинның майда эше күп. Көненә берничә җиргә очрашуларга чакырсалар да, 77 яшьлек бабай сукранмый, көрсенми генә машинасын иярләп юлга кузгала. Концлагерьда туган ветеранның балаларга әйтеп калдырасы сүзләре шактый.
-
ҖӘЙГӘ ЭШ ТАБАСЫҢ КИЛӘМЕ?
Җәйге озын-озак каникулларны көтеп алмаучылар бармы монда? Мин, шәхсән, каникулларны, гомумән, дә яратмый идем. Җәйгесен дә, калганнарын да. Өйдә 3 ай буе нишләп ятмак кирәк?! Авыл балалары өчен борчылмыйм, аларны бик теләсәләр дә тик тотмаячаклар (бакчасы, мунчасы, мал-туары), ә менә шәһәрлеләргә 4 стена арасында нишләргә?
-
"Йөрәккәем сизде микән соңгы ялкын учакта" - Хәния Фәрхигә атап БӘЕТ язганнар
Хәния Фәрхинең Айгөл Сәлимгәрәева исемле туганы ВКонтактеда «Хәния Фәрхи — мәңгелек хәтер» төркемендә җырчыга багышлап бәет язган һәм «Хәния апа бәете. Изге ураза айларында апабызга дога булып ирешсен иде…» дип язган.
-
Уразаны бүлеп тотарга ярыймы?
Изге ай – Рамазан аена керәбез. Шул уңайдан төп кагыйдәләрне искә төшереп үтик.
-
“Әни, миңа гөл кирәк иде...” Ырым-шырымга ышанасызмы?
Бер көнне танышым “вконтакте”дагы үз битендә шундый эчтәлектәге бик тә уйландыра торган язма калдырган. Дөресрәге, киңәш сораган. Бик хисле, нечкә күңелле кеше буларак, язмасы да күңел кылларын тибрәндерә торган булып чыккан. “Үз фатиры белән яшәүче улым бер көнне: “Әни, миңа гөл кирәк иде”, – дигәч, иң элек күз алдыма зәңгәр чәчәкле орхидея гөле килде.
-
Ябыгу – модамы, чирме?
Бер танышымның 15 яшьлек кызы үткән ел азагында ябыгырга дип үзенә максат куйган. Мондый очракта, ник бик юан идемени, дигән сорау тумый калмый. Юк, башкалардан әллә ни аерылмый, күзгә-башка чалынмый торган, уртача гәүдәле, матур гына кыз бала иде. Урта яшьләрдәге кешегә шулай тоела ул. Балигълык яшенә җитмәгән кыз үзендә йөз төрле кимчелек тапкан.
-
Өченче бәбине ничек табып өлгерәсе?
Авылда яшәүче яшьләрне бүген нәрсә борчый һәм кызыксындыра? Алар ни тели һәм нәрсәгә өметләнә? Югары хезмәт хакы булган эш урыны, торак, өченче бәбиләрен алып кайткан әниләрнең һәм пособиегә өмет итү яшен 35кә кадәр арттыру, файдалы мәгълүматларның яшьләргә барып ирешмәве, фермерлык эшендәге каршылыклар... Авыл яшьләре форумының пленар утырышында әнә шул һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
-
ЯҢА СТАНДАРТЛАР: «БРЕЖНЕВ КАШЛЫ КЫЗНЫ САГЫНАМ…»
Һәр гасыр матурлык турында үз кануннарын һәм үз карашларын булдыра. Кешелек барлыкка килгәндә матур дип саналган әйберләргә урта гасырларда көлеп караганнар. Хәзерге «90-60-90»ны да 50 ел элек аңламаганнар. Замана кызларының матурлык стандартлары нинди? Сезгә аларны егетләр күзлегеннән тәкъдим итәм.
-
Һәр авылга үз Илдары кирәк
“Сәрдегәннәрнең Илдардан бәхете булды. Кара әле, ничә еллардан бирле авылларын бер йодрыкка туплап, берләштереп тора бит!” – Авылдашым, элекке укытучым Рауза апа Зиннәтуллинадан бу фикерне әллә ничә тапкыр ишеткән булды. Белеп әйтә, сәрдегәннәр белән гел хәбәрләшеп торганга, үзе дә авыл патриоты һәм бик актив булганга, Рауза апа тирә-яктагы авылларның ничек сулаганын белә һәм безне дә шулар үрнәгендә “уятырга” өметләнә.
-
Эш тә кирәкми, бала да
Утыз ел: күпме, азмы? Ничек саныйсың бит! Имән агачы, мәсәлән, утыз елдан соң чикләвек бирә башлый гына әле. Ә илдәге гаиләләр арасында соңгы өч дистә елда бала тәрбияләүдән тәм табучылар ике тапкыр кимегән. Аның каравы буш вакытын телевизор каршында үткәрергә теләүчеләр арткан. Без ничек үзгәрдек?
-
Вакытым юк, димәгез... Диспансеризация мең бәладән коткара
Табибка күренергә вакытым юк ише юк-бар сәбәпләргә көн бетә. Хәзер Россиядә диспансеризация белән профилактик медицина тикшерүен кичке вакытта да үтеп булачак. Теләге булган кеше аларны хәтта шимбә көнне дә уза ала. Бу көннәрдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шундый үзгәрешләр кертүне күздә тоткан документ имзалады.
-
Бердәнбер вице-президент. Хезмәттәшләре Василий Лихачев турындагы истәлекләре белән уртаклаша
Алдында кем булса да, уртак тел таба белә. Татарстанның иң танылган сәясәтчеләреннән берсе булган Василий Лихачевны әнә шулай дип искә алалар. Республика тарихындагы бердәнбер вице-президент кичә Мәскәүдә вафат булган. Гыйнвар аенда 67 яшен тутырган дипломатны чәршәмбе көнне Казанда җирләячәкләр.
-
Нишләтәләр сине, авыл?
Үз гомерендә нинди генә үзгәрешләрне, җитәкчелекнең нинди генә формаларын күрмәде мескен авыл. Куштылар да, аердылар да, колхозга берләштерделәр, таркаттылар... Бер чорда инвесторлар кулына тапшырып, аларга бик күп уңайлыклар булдырдылар. Башта ниндидер өмет белән әйтелгән бу сүз тора-бара бөтенләй башка мәгънә алды.
-
Хайваннар дөньясында (уены-чыны бергә)
Ышанырдай нәрсә калмагач, халык гороскопларга ышана башлады. Гәҗит-журналларны алуга, иң әүвәл йолдызнамәдән үзеңнең хайваныңны эзләргә тотынасың. Инде белдерүләр аша танышырга теләгәндә дә, без йолдызнамә телендә язышабыз: “Фатирым бар. Кияүдә булмаган, 27 яшьлек Сукояр гаилә кору өчен бозылмаган Балык эзли. Адресым баганада”.