Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Җәй- очрашулар чоры

Кеше гомерендә онытылмаслык мизгелләр бик күп була. Шуларның берсе - мәктәп еллары хатирәләре.Мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнгә шактый вакыт үтсә дә, гомернең иң күңелле, самими чаклары истән чыкмый икән ул.

Менә без дә Саба урта мәктәбен 1984 елда тәмамлап чыккан 10 «А» сыйныфы укучылары быел очрашуга җыелдык. 35 ел… Уйлап карасаң, бер кеше гомере. Ни арада  узып киткән диген. Инде балалар да үсеп җиткән, арабызда онык сөючеләр бар. Без мәктәптән соң   төрлебез төрле якка таралыштык. Кемдер институт, кемдер техникумда махсус белгечлек алды. Бүгенге көндә һәрберебезнең гаиләсе, яраткан эше бар. Нинди генә хезмәттә булсак та, без, иң беренче чиратта, кеше булып кала белдек. Укытучыларыбыз кечкенәдән сеңдергән кешелеклелек, мәрхәмәтлелек,  ярдәмчеллек сыйфатларын югалтмадык. Остазларыбызның намусларына тап төшермәдек. Фән һәм тормыш кагыйдәләренә өйрәткән барлык укытучыларыбызны, бигрәк тә Рәфидә Мансур кызын һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алабыз. Мәңгелеккә күчкән мөгаллимнәребезне дә онытмыйбыз. Вакытсыз арабыздан киткән сыйныфташларыбызның хатирәсен дә күңелдә дога белән яңартабыз. Вакыт уза, тормыш шулай үз агымына бара инде ул... Әле мондый матур очрашулар озак еллар дәвам итсен иде.

Илсөяр Шакирова.

Казан шәһәре.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев