Язмыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Мәктәп өчен яшәде ул». Саба районында кинәт вафат Рузинә Гатинаны искә алалар
Гаиләсе, балалары, укучылары ятим калды... Дүрт елда хезмәттәшләре, ата-аналар, укучыларының йөрәген тулысынча яулаган Укытучы турында “ятим калдырып китте” димичә тагын ни дисең? “Мәктәп өчен яшәде инде ул” диләр Саба районы Тимершык авылында рус теле укыткан Рузинә Гатина турында. Аның гомер җебе 4 декабрьдә өзелә.
-
Шагыйрь Рафаил Сираҗи вафат
Ул туган ягының үсеше һәм чәчәк атуы, яшь буынны патриотик һәм әхлакый тәрбияләү, рухилыкны, мәдәниятне, традицион дини кыйммәтләрне үстерүдә зур өлеш керткән кеше.
-
Татар җәмәгатьчелеге күренекле татар җырчысы Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озатты
Рафаэль Сәхәбиев белән хушлашу мәрәсиме өлкән буын әдәбият һәм сәнгать әһелләре өчен күрешеп сөйләшү урынына да әверелде.
-
Әстерхан өлкәсендә планетаның иң өлкән хатын-кызы вафат булган
Тәнзилә Бисембеевага ярты елдан 124 яшь туласы булган.
-
ТОРМЫШ АВЫРЛЫГЫНА БИРЕШМӘГӘН
Май – язның иң матур вакыты ае. Табигать яшәргән, агачлар шау чәчәктә. Менә шул вакытта урамнан узганда капка төбендәге утыргычта үз уйларына чумып утырган әбине еш күрергә туры килә иде миңа. Исәнләшкәндә ул бик теләп җавап кайтара иде. Эчтән генә: "Нинди әби микән?" Үзем яшьтән әти-әнисез үскәч, олы яшьтәгеләргә кызыксынып, ихтирам белән карый идем. Бер узган вакытымда түзмәдем сораштырып сүз катып карарга булдым. Әби Оркыя исемле булып, яз аеның матурлыгына сокланып саф һава суларга чыгуы икән. Сөйләшә торгач әбинең минем күп еллар элек үк бу фани дөньядан бакыйлыкка күчкән әтием Мәхмүт белән сугышка кадәр бер класста укыганнары билгеле булды. Әтием сугыштан яраланып кайткач, бергә укыган берничә иптәше белән төшкән фоторәсемен дә өеннән алып чыгып миңа күрсәтте. Мин аның йөзенә күз салганда аның хатын-кыз матурлыгын югалтмаган йөзе яшьләнгән иде. Аннары уйланып торды да, сүзен бик ерактан башлады.
-
Азнакай районының элекке башлыгы Әнәс Исхаков вафат
Ул 2004 елдан Азнакайның мактаулы гражданины иде.
-
Тарихчы Җәүдәт Миңнуллин вафат
Галим Миркасыйм Госмановның шәкерте, татар мәгарифен өйрәнүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткән шәхес.
-
Рөстәм Нәбиев гаиләсе икенчегә кемне көтә: меңләгән кешенең түземсезләнеп көткән соравына җавап билгеле
Рөстәм Нәбиев — армиягә үзе теләп, сау-сәламәт килеш китеп, аннан ярты гәүдә белән кайткан һәм тормышка чытырдап ябышып, тырышлыгы нәтиҗәсендә язмышын үзгәртә алуы белән бөтен илгә танылган шәхес. Индира белән бер-берсенә терәк булып, ир һәм хатын буларак трмыш юлыннан атлыйлар. Кызлары Сафия үсеп килә. Күптән түгел аларның икенче тапкыр әти-әни булырга әзерләнүе билгеле булды.
-
Заворотнюкны дәвалау ник туктатылган?
Актриса Анастасия Заворотнюкны дәвалаучы медицина үзәге пациенты, журналистларга » Моя прекрасная няня» сериалы йолдызының хәле турында сөйләгән. Аның торышы шулкадәр өметсез, аңа инде бернинди дә дарулар бирмиләр, йөрәк эшчәлегендә генә булышалар.
-
Гаҗәп тарих: Ике ай элек һәлак булган ир вакытлыча кайтып улын коткара
«Кызыклы фактлар» порталын кулланучы «ашыгыч ярдәм» табибы булып эшләүче абыйсына ярдәм иткән вакытта аның белән булган вакыйганы сөйләде. Бу вакыйгага ышану кыен, әмма ышаныгыз, барысы да чынлыкта булды.
-
Чиләбедә эпилепсия белән авыручы 7 яшьлек кыз үзенә дәваланырга акча эшли
Моның өчен ул борыч һәм чәчәкләр үстерә. Үзенең хәле начар булуына карамастан, эшләгән акчасының бер өлешен картлар йортында яшәүчеләргә һәм сукбай хайваннарга тота
-
Мәңгелекә китеп югалдың...
Кадерле кешеңне югалтудан да ачы хәсрәт юк бу дөньяда...Безне дә җәй айларында бик зур югалту сагалап торган икән.
-
Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты
ТР Президенты Казанның 116нчы лицеенда оештырылган участокта тавыш бирде.
-
«Башта гына кайнаналар усал иделәр. Хәзер кайнана килен ролендә, ә киленнәр – кайнана»
Улым киленне күрше авылдан гына алды. Зур юлдан барсаң, биш чакрым була, басу юлы буйлап кына турыдан чыксаң, ике чакрым тирәсе генә ара. Күп булса, өч булыр, якын инде. Барам дигән кешегә машина көтеп тә торасы юк – чыгасы да китәсе генә. Без барыбыз да бергә яшибез. Улым башка бер авылга йөреп эшли, киленгә үзебездә эш булды. Өй зур, бу улымнан соң өйләндерәсе балабыз юк, апасы кияүдә, алар районда яшиләр. Шуңа да улым хатыны белән монда калдылар.
-
«Яман чирдән савыга алмаячагын аңлап, соңгы үтенечен әйтә»
Гомер үткән саен җирсү хисе арта, күңелдә ата-баба рухы көчәя икән. Зиратка гаять күп халык җыелды. Шәһәрдә яшәгән Хәбибне үзенең васыяте буенча туган авылына кайтарып җирләделәр. Үзенең яман чирдән савыга алмаячагын аңлап, соңгы үтенечен әйтеп өлгергән, ди.