Ике тармакны да тигез күрергә
Сәхифәбез “Курсабаш” җәмгыятенә багышлана.
Ирек Җиһаншин, хуҗалык җитәкчесе:
– Тарихына кыскача тукталсак, районның төньяк-көнбатышында урнашкан Курсабаш авылында күмәк хуҗалык 1930 елда оештырылган. Бер мең гектар чамасы җир били. Беренче рәисе Ногман Вилданов була. Шәрип исемле кеше хуҗалыкка беренче трактор алып кайткач, бар халык Атау урамына “тимер ат” карарга җыелган. 1951 елда Өчиле авылы белән берләшкәч, колхозга “Яңа юл” исеме бирелә.
Хәзерге вакытта “Курсабаш” җәмгыяте чәчүлек җирләре 3364 гектар тәшкил иткән хуҗалык. Бер эшчегә – 20,6 гектар, бер баш шартлы терлеккә 2,5 гектар мәйдан туры килә. 2021 елда 100 гектарга җитештерелгән продукция 6,03 миллион сум (2020 елда –5,793 млн.) булды. Кызганыч, корылык булу сәбәпле, 2021 елда игеннәрдән планлаштырылган уңышны җыеп алуга ирешмәдек. Быелгы ашлыкка йогынты ясау өчен дымны тиешле срокларда каплату һәм язгы чәчүне оптималь срокларда тәмамлау бурычын куйдык. Барысы 1500 гектарда сабан культуралары үстерүне планлаштырабыз.
Терлекчелеккә килгәндә, 19 процент үсеш белән 51835 центнер сөт җитештерелде. Бер баш шартлы терлек 145,4 мең сум акча китерде. Терлекчелектә елны табыш алуны 13 процентка артырып төгәлли алдык. Җитештерелгән продукциянең 17 проценты робот фермасына туры килә. Быел тагын 2 роботка исәпләнгән торак эшлибез. Төземичә дә булмый. Моңарчы урын җитмәгәнлектән, бозауларны күчереп йөрттек. Шунлыктан алар стресс кичерә, артымнары кими. Кимчелекне исәпкә алып, 2021 елда таналар өчен 6-7 ай эчендә таналар торагы төзедек. Шунысы да куанычлы: мал ишәю белән өстәмә эш урыннары да барлыкка килә. Хәзерге вакытта бер сыерга 30 литр сөт савабыз. Быел да үсешне 10-15 процентка арттыруны максат итеп куйдык. Үләннәрне ике кат чабудан сыйфатлы сенаж әзерләнгәндә моңа ирешеп булачак. Шулай ук мөгезле эре терлекнең тәүлеклек артымын 900 граммга җиткерү бурычы тора. Коллектив билгеләнгәннәргә ирешергә сәләтле. 2022 елда да район авыл хуҗалыгы идарәсе, “Саба” җәмгыяте җитәкчеләренең булышылыгын тоеп эшләргә язсын.
Гаилә белән фермада
Төнге сәгать 3. Йокының иң тәмле вакыты. Әмма сыер савучылар яшәгән йортларда инде утлар кабына. Фермага барганчы шәхси хуҗалыктагы маллар янына да чыгарга кирәк. Беренче сменага күчкән саен шулай.
“Без моңа күнеккән, иртәнге якта эшләве дә җиңелрәк. Беренче сменада сыерларның сөте дә күбрәк була, 7 мең килограмм. Ә кич белән 5360-5390 литр тирәсе. Сөт артса сөенәбез, кимеп китсә көенәбез. Нигә шулай булды икән дип, белгечләр белән дә сөйләшәбез. Делавальдәге компьютер саннарны дөрес күрсәтмәскә дә мөмкин. Шуңа учетчы Рүзәл Рәхимуллин биргән сөт суыткычының үлчәү күрсәткечләре белән көн саен танышып барабыз. ”,– ди хуҗалыкта 23 ел сыер савучы Рәзилә Әхмәтҗанова.
Хезмәттәшләре Фердинанд Габдрахманов, Айрат Камалов, Ильмира Йосыпова, Гүзәлия Хәйруллина, Фәнәвил Ибраев. Һәрберсенә бүлсәң, 92шәр сыер туры килә. Рәзилә 2021 елда 326 көн эштә булган һәм 8534,14 центнер сөт сауган. Аннан кала иң яхшы күрсәткеч Ильмира Йосыпованыкы – 8180,55 центнер. Без фермада булганда Рәзилә көндезге савымга Гүзәлия Хәйруллина белән килгән иде. Сыерлар Делаваль залында үз урыннарына кереп урнашканчы, дезинфекция чаралары белән барлык сөтүткәргечләрне һәм җиһазларны җентекләп сөртеп чыктылар, юдырдылар, саву аппаратларын стерильләштерделәр.
“Чисталык бездә беренче чиратта. Әйдә, ярарга, йөреп булмый. Чисталыкны сыерлар да ярата. Аллага шөкер, сөтләре мул. 306нчы һәм 204нче номерлы сыерлар 50шәр литр бирә. Түләү сөткә карап. Аена 40ар мең алабыз”,– ди 2020 елда нәтиҗәле хезмәте өчен “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнгән оператор.
Әхмәтҗановлар фермада гаиләләре белән эшлиләр. Ире Мөдәррис таналар үстерә, уллары Рәмис Әхмәтҗанов тракторда. Фермага якын гына урнашкан йортларыннан һәрберсе үз вакытында эшкә чыгып китә. Уллары Рәмиснең кыр һәм авыл Сабантуе батыры булуы турында 5-6 ел элек газетага язган да булганмын икән. Мин хәтерләмәсәм дә, Рәзилә ханым моны онытмаган. Хәзер Рәмис, авылда калачагын дәлилләп, Курсабашта үзенә йорт җиткерә.
Үз авылында “командировка”да
Терлек азыгы әзерләү чорында “Ягуар-810” комбайнында эшләүче Фәнил Рәхимуллин белән ел саен кырларда очрашабыз. Курсабаш авылында яшәүче механизатор куәтле чит ил техникасында Тимершык, Мичән, Килдебәк бүлекчәләре басуларына да килеп чыга һәм югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә.2021 елда барысы 14836 тонна яшел масса туратып төяп, район күләмендә алдынгылар исемлегенә керде.
“Саба” җәмгыяте “Ягуар”ына 2011 елда утырган идем. Аңарчы таралып беткән “Полесье” ургычын җыеп чыктым да, биш елга якын эшләдем. Хәзер терлек азыгы әзерләү чорында “Курсабаш”ка командировкага җибәрелгән механизатор булып саналам. Төп эш урыным үзебезнең авылда, бушаган арада башка хуҗалыкларга да җибәрәләр. Күпьеллыклардан башлап, кукурузны урып бетергәнче кырда инде без”,– дип сөйли Фәнил.
Ул трактор йөртү таныклыгын мәктәптә укыганда ук (бар иде шундый заманнар) ала. Аннары Хабаровскида хәрби бурыч үти. Армиядән кайтуга, 1993 елда “МТЗ-80”гә утыра һәм шуннан бирле “Беларус”тан аерылганы юк. Бары маркасы гына үзгәрә. Язын “МТЗ-1221” дә сабан культуралары чәчә, җәен “Ягуар”ына күчә, кышын кабат тракторына утыра, көрәткеч тагып, хуҗалык территориясен, авыл урамнарын ача.
“Быел кар аеруча күп. Иртәнге 5тән көри башларга кирәк”,– ди Фәнил Рәхимуллин.
Гаилә башлыгы, ата буларак, Казанга киткән улының хуҗалыкка эшкә кайтуы турында да куанып сөйләде. Рәис робот фермасында оператор булып эшли башлаган. “Ярый кайтканмын”,– дигән. Хәзер егетне өйләндереп, йорт салып чыгу турында хыялланалар. Димәк, Курсабашта тагын бер яшь гаилә барлыкка киләчәк.
Әгерже кызы Светлана
Светлана Фәсхетдинова тумышы белән Әгерже якларыннан. Әнисе сыер савучы, әтисе ясалма орлыкландыручы булган. Алар үрнәгендә кызлары да булачак һөнәрен кечкенәдән билгеләп куя. Минзәлә техникумын тәмамлый. 2003 елдан “Курсабаш” җәмгыятендә ветеринария табибы булып эшли башлый. Бер үк вакытта ясалма орлыкландыручы вазифасын да башкара. Яңалыкка омтыла. Сыерларны эмбриональ капландыру ысулын да үзләштергән.
“Күптән түгел генә 4 бозауның аналыгына эмбрион керттек. Хәзер нәтиҗәсен көтәбез. Тагын туңдырылган өч Мәскәү эмбрионы бар, алар өчен реципиентлар әзерлибез”,– дип сөйли Светлана.
Сыер никадәр продуктлы булмасын, аннан уннан артык бозау алып булмый. Эмбриональ ысул белән аның нәселен ишәйтергә мөмкин. Эмбрион кертелгән сыерларның аналыгында үскән бозау донорның генетик үзлегенә ия була. Бозау алу белән генә түгел, аны дөрес ашатып үстерә белергә кирәк. Светлана Фәсхетдинова 20 елдан артык 1700ләп мал сәламәтлеге сагында тора.
“Аның эш сәгате юк. Иртә дими, кич дими, һәрвакыт хезмәттә. Сыерларны вакытында ташлатып, тиешле срогында капландырмасаң, сөт тә, бозау да алып булмый. Светлана Андреевна үзен инициативалы, яхшы белгеч итеп күрсәтте. Һәрвакыт терлекчеләр янында”,– ди аның турында Ирек Җиһаншин.
Светлана Фәсхетдинова 2019 елда республиканың эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча иң яхшы технологлар һәм зоотехник-селекционерлар конкурсында “Мөгезле терлекләр үрчетү буенча югары күрсәткечләр өчен” номинациясендә җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев