17 февраль 2022 яңалыклары
-
Камилә Вәлиева Олимпиадада ялгыз шуу буенча ирекле программада дүртенче урынга чыкты
Анна Щербакова — Олимпия чемпионы, Александра Трусова — икенче урында.
-
Түбән Шытсуда көрәш ярышлары узды
Түбән Шытсу авылында М.Фәйзиев истәлегенә, 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк балалар, шулай ук ир-атлар арасында көрәш ярышы булып узды. Саба, Кукмара, Теләче районнарыннан барлыгы 105 көрәшче 15 авырлык категориясендә үз көчләрен сынадылар.
-
Балалар иҗат үзәгендә "Иң шәп әйдаман” республикакүләм конкурсының район этабы үткәрелде
Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 5 укучы - иң үрнәк 5 әйдаман катнашты.
-
18 февральгә һава торышы
18 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кар явачак. Көньяктан 16-21 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, аязганда -14˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Камал театрының яңа бинасы нинди булачагы ачыкланды
Казан мэры Илсур Метшин йомгаклау матбугат конференциясендә финалга чыгучыларның исемнәрен атады.
-
Питрәч районының Яңа Шигали авылы мәчетенә ярымай куйдылар
Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчет рәсми төстә бу елның 1 апрелендә, Рамазан ае алдыннан ачылачак.
-
Явлаштау авыл җирлегендә юллар даими рәвештә кардан чистартылып тора
Эш "Саба" җәмгыяте бригадасы һәм «Яшен» җәмгыятеннән җәлеп ителгән техника ярдәмендә башкарыла.
-
14-16 февралендә Мәскәүдә "Бердәм Россия" нең "Яшь Гвардия"сенең X съезды узды
Татарстан Республикасыннан делегат сыйфатында "Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Халиев катнашты. Съезд кысаларында 2022-2024 елларда Яшь Гвардия концепциясе кабул ителде һәм өч елга Яшь Гвардия эшче органнары сайланды.
-
КФУ профессоры атна азагында Татарстанда буран көтелүе хакында кисәтте
Бүген Казанда КФУ метеомәйданчыкларында кар катламының биеклеге 64 сантиметр тәшкил итә.
-
“Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар узды
12-13 февраль көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбе, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан спортчылар көч сынашты.
-
Глава Селтинского района Удмуртской Республики поблагодарил ПАО «Транснефть» за помощь объекту здравоохранения
Глава муниципального образования «Муниципальный округ Селтинский район Удмуртской Республики» Василий Протопопов выразил благодарность ПАО «Транснефть» за содействие в обновлении инфраструктуры фельдшерско-акушерского пункта.
-
Олы Нырты авыл җирлегендә «Без чәйне яратабыз» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе узды
13 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре авыл халкы өчен «Без чәйне яратабыз» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе оештырдылар.
-
Ике тармакны да тигез күрергә
Сәхифәбез “Курсабаш” җәмгыятенә багышлана.
-
Республика программасы кысаларында Лесхоз бистәсендә урнашкан күл чистартылды
Фоторепортаж.
-
Быел Татарстанда «Экология» милли проекты кысаларында 162 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак
2022 елда Татарстанда «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 162 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак.