Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда «Экология» милли проекты кысаларында 162 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак

2022 елда Татарстанда «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 162 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак.

Болар-9 берәмлек "Беларус-82.1" тракторы, 7 берәмлек ЛКТ-4П ярымприцеплары һәм 146 берәмлек көпчәкләр.

"Татарстан Республикасында "Урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә без ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең техника паркын үз вакытында яңарта алабыз, - ди ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров. – «Беларус-82.1» тракторлары янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны сузганда һәм яңартканда, урман культуралары өчен туфрак әзерләгәндә, саклагыч урман үсентеләре салганда файдаланылачак. Янгын ярымприцеплары урман фонды белән чикләнгән җирләрдә янгын очраклары ачыкланган очракта алыштыргысыз булачак".

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2019-2021 елларда «Экология» милли проекты буенча 164 берәмлек урман-культура, урман-янгын техникасы һәм 649 берәмлек җиһаз сатып алынган.

Белешмә өчен: «Татарстан республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты-2024 елга  100% карата урманнарны табу һәм яңадан торгызу балансын тәэмин итү. 

Чыганак: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев