Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Питрәч районының Яңа Шигали авылы мәчетенә ярымай куйдылар

Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчет рәсми төстә бу елның 1 апрелендә, Рамазан ае алдыннан ачылачак.

Бүген Питрәч районының Яңа Шигали авылында төзелгән Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчеткә ярымай куйдылар. Мәчет «Царево Village» торак комплексы янәшәсендә урнашкан. 

Манарага ай урнаштыру тантанасына Яңа Шигали авылы җирлеге җитәкчелеге, мөфтият, подрядчы оешма вәкилләре, биредә яшәүчеләр килде. Ярымайны кран белән урнаштырган арада халык тәкбир әйтте.

Яңа мәчетнең имам-хатыйбы итеп моңа кадәр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге баш белгече булып эшләгән 27 яшьлек Данис хәзрәт Баһаветдинов билгеләнгән.

«Мәчет төзелеше 2020 елның сентябрь аенда башланды. Ачылышка кадәр, ин шә Аллаһ, бер ай ярым вакыт калып бара. Эчке эшләр калды. Башыннан ахырына кадәр халык ярдәме белән төзедек, бернинди генераль спонсорлар булмады», — дип сөйләде яшь имам-хатыйб «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Данис хәзрәт Баһаветдинов сүзләренчә, әлеге мәчетне рәсми рәвештә Изге Рамазан ае алдыннан, 1 апрель, җомга көнне ачу ниятләнә. «Ачылу тантанасы беренче апрельгә дип игълан ителде. Рамазан ае башында ук ачарга, Рамазан аен шушы мәчетебездә каршыларга ниятлибез», — диде ул.

Аның әйтүенчә ике катлы мәчеттә барлык уңайлыклар да булачак. «Беренче кат — традицион намаз уку урыны, икенче катта укыту эшләре алып барылачак, шулай ук анда кухня почмагы бар», — диде ул.

Яңа Шигали авылында Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчет ачылганнан соң Питрәч мөхтәсибәтендә барлыгы 21 мәчет булачак. Бүгенге көндә мөхтәсибәт тарафыннан яңа мәчетләр төзелеше шулай ук Көек, Богородское, Питрәч авылларында дәвам итә. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев