ИХ, СИНЕ
Шигъри дулкын

ИХ, СИНЕ

ИХ, СИНЕ

Язганына шөкер ит тә,
Яшә дә, яшә инде.
Юкка-барга эч пошырып,
Буш сүзләр чәчмә инде.

Ул болай, теге тегеләй,
Ә алар гүпчим пүчтәк.
Гел гаеп табып торасың,
Сиңа барсы да тинтәк.

Кайларда туып үстең син,
И, Ходайның бәндәсе?!
Үзеңдә юк акылларны,
Башкаларга бирмәче.

"Алланың кашка тәкәсе"
Диләр синең кебекне.
Басып ки,очырмасыннар
Башыңдагы бүрекне!
2016 ел

Ильмира Гыймаева.


Нет комментариев