Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Икмәк тәме

ИКМӘК бит ул җирдә,олы исем, Икмәксез бит беркем торалмый. ИКМӘК бит ул җирдә изге җисем Беркем дә аннан олы булалмый....... Күпереп пешкән кайнар икмәкне, Кулларыма алып иснимен. Хуш исләрең синең шундый тәмле, Син булмасаң, мин соң нишлимен. Хәләл икмәк, ипекәем минем. Синең алда мин бит баш иям. Күкрәгемә терәп, каерып...

ИКМӘК бит ул җирдә,олы исем,
Икмәксез бит беркем торалмый.
ИКМӘК бит ул җирдә изге җисем
Беркем дә аннан олы булалмый.......
Күпереп пешкән кайнар икмәкне,
Кулларыма алып иснимен.
Хуш исләрең синең шундый тәмле,
Син булмасаң, мин соң нишлимен.
Хәләл икмәк, ипекәем минем.
Синең алда мин бит баш иям.
Күкрәгемә терәп, каерып кисәм,
Горурланып, тәмлесең диям.
Беләм(е) икән җирдә һәрбер кеше?
Каян килә безгә ул икмәк?
Кайс(ы) агачта үсә? Ничек итеп
Үстерәләр икмәк - зур хикмәт?
Авыл кешесе аны яхшы белә,
Ничек итеп иген игәсен.
Өстәлләрдә икмәк булсын өчен.
Күпме әле тирләр түгәсен.
Иртә таңнан торып, җирне сөреп,
Тырмалыйсың, ашлап чәчәсең.
Үстерәсең, корткычлардан саклап,
Кирәк булса, суын сибәсең.
Җил-яңгырга тидермичә аны,
Урып-сугып, җыеп аласың,
Түкми-чәчми аның һәр бөртеген
Амбарларга илтеп саласың.
Чистартасың, аннан киптерәсең,
Һәр игенне сортка бүләсең ,
Тарттырасың, ап-ак он ясыйсың
Һәм шул оннан камыр изәсең.
Изгән камыр әчеп, әзер булгач,
Озак итеп аны басасың.
Ул камырны мичтә пешереп,
Табын түрләренә куясың.
Хуш исләре өйгә таралганны,.
Көчкә түзеп карап торасың.
Басу-кырлар, кояш исе сеңгән,
Икмәгеңне сыйпап куясың.
ИКМӘК әзер, инде белдегезме?
Ничек итеп икмәк үскәнне?
Кисеп алып икмәк ашар өчен,
Күпме хезмәт һәм көч түккәнне.

Яр Чаллы - Казан Фәһим Хәбибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев