КЫШ  КИЛӘ
Шигъри дулкын

КЫШ КИЛӘ

Мамыктай ап-ак кар Әйләнә һавада. Һәм ята ул җиргә Тын гына ява да.

Ә иртән бөтен җир

Рәхәткә тиенгән.

Өстенә ак тунын -

Толыбын киенгән.

Көн кыска, кояшның

Җылытмый нурлары.

Якынлый салкыннар,

Декабрь бураны.

Зөфәр Шәйхетдинов.


Нет комментариев