МИН БӘХЕТЛЕ
Шигъри дулкын

МИН БӘХЕТЛЕ

Мин бәхетле, мәктәптән кайтуыма Әнием торса көлеп. Шатлыгымны уртаклашса "Кайттыңмы, балам", -диеп.

Мин бәхетле, әнием

Киңәшләр бирсә сөеп.

Шул чагында зәңгәр күктән

Кояш караса көлеп.

Мин бәхетле, үзем дә

Әнине шатландырсам.

Сүзен тыңлап, яхшы укып

Аңа канатлар куйсам.

"Мин бәхетле, -дия әни -

Янымда син булганга.

Борчулы чакларымда да

Әни", - диеп торганга.

Ләйсән Мусина,

Саба гимназиясе.


Нет комментариев