Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка 90 яшь тулуны искә алып, Татарстанда 2027 ел Шәймиев елы дип игълан ителү уңаеннан
Рәсәй дигән илдә яшибез,
Язгы яшеннәрдәй яшьнибез.
Гөрләп тора безнең эшебез,
Бик күпләргә үрнәк кеше без.
Яшәү – бәхет. Дөнья бик серле,
Шул серләрне мәңге ачасы.
Серләр тулган дөнья бөртеге
Ватаныбыз – җәннәт бакчасы!.
Ил агасы бирде бар көчен
Татар илен үстерер өчен.
Ул батыр да, зирәк тә кеше,
Гасырларга барыр бар эше.
Яшәү – бәхет. Дөнья бик серле.
Шул серләрне мәңге ачасы.
Серләр тулган дөнья бөртеге
Ватаныбыз – җәннәт бакчасы!.
Ватаныбыз безнең бер генә,
Аны мактап җырлар җырлыйбыз.
Чәчәк кенә ул һәм гөл генә,
Татар илен данлап зурлыйбыз.
Яшәү – бәхет. Дөнья бик серле.
Шул серләрне мәңге ачасы.
Серләр тулган дөнья бөртеге
Ватаныбыз — җәннәт бакчасы!..
Резедә Шәйдуллина,
Теләче районы,Сауш авылы.
Нет комментариев