Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан УНИКСы үз кырында ЦСКАны җиңде

ВТБ лигасы кысаларында узган элеккеге очрашуларда казанлылар Мәскәү клубын нибары 4 тапкыр җиңделәр һәм 17 тапкыр җиңелделәр.

Кичә Казан УНИКСы үз кырында Мәскәү ЦСКАсын җиңде. ВТБ Бердәм лигасы матчы «Баскет-холл»да 94:86 исәбе белән тәмамланды.

Казан клубы баскетболчылары көндәшләренә уенның беренче чирегендә генә оттырды. Иң нәтиҗәле уенчылар Морган, Макколлум, Смит һәм Колесников булды.

ВТБ лигасы кысаларында узган очрашуларда казанлылар ЦСКАны нибары дүрт тапкыр отты, шул исәптән узган сезонда ике тапкыр. Алар барлыгы 17 җиңелүгә дучар булды.

Турнир таблицасында мәскәүлеләр, 9 җиңүнең 6-сы белән 3-нче урынны алып, УНИКСтан алда бара. Казанлылар арсеналында әлегә 9 матчта 5 җиңү бар.

Элегрәк быелгы үз кырындагы сериядә УНИКС Франция «Нантер – 92» һәм Питербург «Зенит»ыннан ике җиңелүгә дучар булды. Соңгы уен 7-нче декабрьдә 18.00 сәгатьтә Польшаның «Зелена Гура» командасына каршы узачак, дип хәбәр ителә баскетбол командасы сайтында.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев