3 декабрь 2019 яңалыклары
-
Марина Карпова концерты
Бүген, 3 декабрьдә, 18:30 сәгатьтә, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова концерты булды.
-
“Йөрәктән-йөрәккә” - инвалидларның хәлләрен белешү
3 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр.Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер тапкыр искәртү.
-
Татарстанда салкын һава торышы саклана
Республикада көндез һава температурасы -4...-9 градус була.
-
Машина йөртү таныклыгы алу имтиханнарына үзгәрешләр кертелә
Ведомство берничә яңа норматив-хокукый акт әзерли һәм аларның берсе белем һәм күнекмәләрне тикшерү процедурасына кагыла.
-
Казан үзәгендә янып киткән электр кабеленең өзелеп төшүе видеога эләккән
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар мәгълүматларына караганда, бүген бу хәл Пушкин урамында булган.
-
Җырчы Зәлилә яраткан ризыгының рецепты белән уртаклаша
Озын-озак гастрольләрдә йөрүче артистларның ашау-эчү ягыннан авырлыклар күрүе сер түгел. Күп очракта вакытында ашап булмый, кул астында ни булса шуның белән генә тукланырга, шуңа риза булырга да туры килә. Алай да аптырамыйлар үзләре. Менә яшь ваһаповчы Зәлилә дә яраткан ризыгы, сырниклар рецепты белән бүлешергә булган.
-
Рафинә Ганиуллина көтеп алган премьера тәкъдим итә
Рафинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов көтеп алган премьераларын тәкъдим итте. "Белә идең" исемле өр-яңа җырның сүзләрен Гүзәлия, көен Айгөл Вәлиуллина язган. Аранжировка Илдус Дәүләновныкы.
-
Алсу Фазлыевадан яңа рецепт. Кабак ашы
Кабактан иң җиңел тиз һәм тәмле азыкларның берсе пюре ашы. Аны сәламәт тукланучылар да бик яратып ашый.
-
Казан УНИКСы үз кырында ЦСКАны җиңде
ВТБ лигасы кысаларында узган элеккеге очрашуларда казанлылар Мәскәү клубын нибары 4 тапкыр җиңделәр һәм 17 тапкыр җиңелделәр.
-
Кыш бизәкләре
3 нче декабрь көнне Юлбат мәдәният йорты, кикапханә хезмәткәрләре “Ромашка балалар бакчасында “Кыш бизәкләре” дигән тема буенча уенлы танып –белү чарасы үткәрделәр. Чарада дидактик, музыкаль уеннар кулланылды.Китап күргәзмәсе оештырылды.
-
ЯҢА ЕЛГА НӘРСӘЛӘР БҮЛӘК ИТӘРГӘ КИРӘКМИ?
Яңа ел елга бер генә килә! Шушы көнне якын кешеләрне куандырасы килә бит! Тик аларның күңеле булсын өчен нәрсә бүләк итәргә соң? Ә нәрсә бүләк итәргә кирәкми? Бүген шул турыда сөйләшербез.
-
Исламия Мәхмүтова вафат
Мәрхүмә белән хушлашу 2019 елның 4 декабрендә, 10:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була.
-
Шәймиев: Бөтендөнья мирасы исемлегендә астрономия җитәрлек күләмдә тәкъдим ителмәгән
Галимнәр төркеме ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен КФУның астрономия обсерваторияләренең номинацион досьесын әзерләргә керешәчәк.
-
Олы Кибәчедә Саба үзәк хастаханәсе коллективының иҗат-отчет концерты
29 ноябрь көнне Олы Кибәче авыл клубында Саба үзәк хастаханәсе коллективы иҗат-отчет концерты белән чыгыш ясап китте. Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышлар белән кабул итте. Хастаханә коллективына алга таба да иҗади уңышлар телибез!
-
Татарстан халкының 48 процентына грипптан прививка ясалган
5 меңгә якын йөкле хатын-кызга вакцинация үткәрелгән.