Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү таныклыгы алу имтиханнарына үзгәрешләр кертелә

Ведомство берничә яңа норматив-хокукый акт әзерли һәм аларның берсе белем һәм күнекмәләрне тикшерү процедурасына кагыла.

ЮХИДИ 2020 елның 1 октябреннән машина йөртү таныклыгы алу имтиханнарына үзгәрешләр кертә. Шул турыда Эчке эшләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең имтихан эше бүлеге башлыгы Николай Гиляков әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство берничә яңа норматив-хокукый акт әзерли һәм аларның берсе белем һәм күнекмәләрне тикшерү процедурасына кагыла, диде ул.

"Иң мөһиме — B, C, D категорияләре өчен ябык мәйданда имтихан кабул итү бетерелә", - диде Гиляков Мәскәүдә узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча семинарда.

Аның сүзләренчә, документ Хөкүмәткә җибәрелгән һәм кул куюга әзерләнә.

Фото: архив/Михаил Захаров/Татар-информ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X