Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә янып киткән электр кабеленең өзелеп төшүе видеога эләккән

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар мәгълүматларына караганда, бүген бу хәл Пушкин урамында булган.

 Видеога Казан үзәгендә яна торган электр кабеле өзелеп төшүе эләккән. Видеороликны социаль челтәрләрдә кулланучылар урнаштырды.

Кадрларда машиналар күп йөри торган юл өстендә кабельнең янып китүе күренә. Бераздан ул өзелә һәм чак кына узып баручы машинага эләкми кала.

Социаль челтәрләрдән алынган мәгълүматларга караганда, бүген бу хәл Пушкин урамында булган. Кулланучылар фикер белдереп, роликка шаярту белән, шул рәвешле шәһәрне Яңа елга бизи башладылар, дип язып куйганнар.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев