Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Йөрәктән-йөрәккә” - инвалидларның хәлләрен белешү

3 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр.Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер тапкыр искәртү.

Һәр кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның бер проблемасы-аралашу җитмәү. Лесхоз бистәсендә шулай ук инвалид булган кешеләр яши, аларга мораль ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк. Без коллективыбыз белән Рафис, Анна, Чулпан инвалидлары янында булдык, бүләкләр тапшырдык. Безнең аралашу җылы дустанә мөнәсәбәттә, чәй табыны артында узды. Яңалыклар белән уртаклаштылар, бер-беребезнең уңышларына куандылар, йөрәк җылысын бүләк иттеләр. Бу күркәм традиция алга таба да дәвам итәр, дип ышанабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев