Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Паралимпия уеннары ачылу тантанасында Паралимпия байрагы күтәрелде

Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә Паралимпиада 9-18 март көннәрендә уза, Россия спортчылары нейтраль байрак астында катнаша.

2018 ел Уеннарын ачу тантанасында, Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендәге Олимпия стадионында Паралимпия байрагы күтәрелде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Паралимпия байрагы зур ак тукымага ясалган кызыл, зәңгәр һәм яшел төстәге өч ярымай сурәтеннән гыйбарәт. Ул беренче тапкыр 2004 елда Афинада Паралимпия уеннарын ябу тантанасында кулланыла. Agitos өч ярымае хәрәкәтне символлаштыра, әлеге символны Европадагы иң эре реклама агентлыгы Scholz & Friends эшли.

Флаг күтәргәндә башкарылган Паралимпия гимнын Hymn de l'Avenir ("Киләчәк гимны") композитор Тьерри Дарнис яза. Гимн Халыкара паралимпия комитеты белән 1996 елда раслана.

Россиянең Паралимпия комитеты читләштерү сәбәпле, Россия спортчылары Уеннарда рәсми байрак астында чыгыш ясый алмаячаклар. Халыкара паралимпия комитеты карары нигезендә россиялеләр Уеннарда паралимпия байрагы астында нейтраль статуста Россиядән килгән пралимпиячеләр буларак катнашалар. 2018-Уеннарында Россиядән барлыгы 30 спортчы катнаша.

Пхенчханда Паралимпиада 9-18 март көннәрендә уза.

Фото: http://freepublish.info

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев