Саба таңнары

Шәп көрәш! Шәп турнир!

Узган ял көннәрендә Әлмәттә күптән көтелгән ярыш — олылар арасында «стенка на стенку» ярышлары узды. Нефтьчеләрнең үз ярышлары булуга карамастан, турнир чын мәгънәсендә бөтен республика көрәш җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уяткан бәйге булып хәтергә кереп калды.

Яшьләр арасында «стенка» дигән исем астында ярышлар ел саен уздырылып килә. Үзенчәлекле бәйге ул. Биредә егетләре үз күрсәткечләре, үз даннары өчен генә бил алышмый, ә үз районы, шәһәре данын еракларга таныту нияте белән яна. Биредә инде чын мәгънәсендә җилкәгә җилкәне куярга, командаң оттырып барганда, җиңү өчен тырышырга-тырмашырга кирәк. Яшьләр ярышы турында һәр ел саен язып куйгач та, мондый бәйгеләрнең олылар арасында да кирәклеге, зур кызыксыну уятачагы хакында фикер өстәп куя идем.

Һәм менә андый бәйге оештырылды. Дөрес, беренчесе дип әйтү хакыйкатькә туры да килмәс бәлки. Беренчедән, соңгы елларда Казан беренчелегендә бу бәйге уза башлады. Әмма, әлеге бәйге артык афишалап уздырылмау сәбәпле, күпләр аның турында белми дә кала. Икенчедән, 90нчы еллар башында, урталарында командалар арасында республика ярышлары да узган. Шул бәйгеләрдә бил алышкан, бүген инде хөкемдарлык иткән Атказанган спорт остабыз Миңнерахман Вакказов сүзләре бу. Бәйгенең цирк бинасында оештырылуын да искә алды ул.

Үзгәреш җиле файдага булган

Әлмәткә килгәндә, узган ял көннәрендә оештырылган көрәш турниры ул нефтьчеләрне үз бәйгесе булган. Заманында газета, аннан оешма кубогына көрәш ел саен уздырылган биредә. Быел исә бераз үзгәреш кертергә, көрәш бәйгесенең данын тагын да күтәрү максатыннан менә шундый дәрәҗәле, республикакүләм ярыш оештырырга булганнар. «Дөресен генә әйткәндә, ниндидер яңалык кертү теләге туды. Бездәге ярышларга болай да бу төбәктәге шактый гына көрәшчеләр, командалар килә, без аларны һәрвакыт ачык йөз белән каршы алабыз. Быел исә республика күләменә үк чыгарга ниятләдек. Ниятебезне «Татнефть» җитәкчелеге дә, республиканың көрәш федерациясе дә хуплап каршы алды», дип бу уңайдан Әлмәт җирлегендә татарча көрәш үсешенә бик нык ярдәм күрсәтүче, үзе дә җаны-тәне белән көрәшче Марсель Шәрифуллин. Алай гына да түгел, быел ошбу ярыш республиканың көрәш федерациясен календаренә дә кертелде.

Әлбәттә, бу очракта Ильяс Галимовка да аерым рәхмәт сүзләрен белдерү кирәктер. Турнир хакында аның күптәннән борчылып йөрүен беләм. Татарстанның атказанган спорт остасы, дәрәҗәле ярышларны оту буенча рекордлы күрсәткечкә ия батырның келәмнән китүе бәлки әлмәтлеләр өчен генә түгел, ә республика көрәше үсеше өчен дә файдага гына булгандыр. Билгеле булганча, узган ел җә көнендә аны зур көрәштән олылап, зурлап озаттылар. Үзе «келәмнән китсәм дә, көрәштән китмәячәкмен» дип белдергән иде. Хәзер инде ул үз төбәгендә милли спорт төребез өчен бик тә җаваплы, авыр, ләкин мәртәбәле хезмәт башкара. Әлмәткә килеп аның йөзен күргәч тә, бераз борчылып куйган идем. Үзе авырый, үзе борчыла… Аннан килеп, әле ярышның нинди форматы кызыклы булыр, оештырылышы килгән кунакларга, командаларга ошармы… Ләкин көрәшче каны, җиңелә белмәү сәләте үзенен иткәндер: Ильяс алдына куелган максат-бурычларны җиренә җиткереп үтәде. Афәрин!

Чаллы… ноу комментс

Бәйгенең үзенә килгәндә, анда барлыгы уналты команда чакырылган иде. Кызганыч, узган елгы көрәш сезоны нәтиҗәләре буенча 12нче урында урнашкан Чаллы командасы командалар беренчелегенә килә алмады. Әйе, килә алмады. Әлмәт тә ерак түгел, югыйсә. Көрәшчеләр дә җитәрлек. Гомумән алганда, кайчандыр Кама аръягы территориясендә көрәш үзәге булып саналган автобашкалада аңлашылмаган хәлләр бара. Әйткәнемчә, көрәшчеләр дә бар, яшьләр дә үсеп тора, менә дигән тренерлар да эшли… Бу очракта гаеп кемдә? Җирле федерация җитәкчелеге эшләмиме? шәһәр җитәкчелеге милли төребезгә битарафмы? Рәкыйп Фәйзуллинны алмаштырырдай кеше юкмы? Сораулар күп, җавап кына юк. Сүз уңайдан, нәкъ менә шушы сорауларга җавапны табасы килү, мөгаен, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллинга Чаллыга барырга этәргеч биргәндер дә. Якын араларда ул көрәш буенча сүлпәнлек күрсәткән район-шәһәрләргә эш сәфәре кылырга тели икән.

Чаллыны исә ашыгыч рәвештә башка командага алмаштырырга туры килде. Территориаль яктан күршедә генә булган Чирмешән районы көрәшчеләренә мөрәҗәгать иткәч, алар каршы килмәгән. Дөрес, бу турыда бер көн алдан гына белгән чирмешәнлеләрнең формада булмавы һәм аларның беренче әйләнештә Теләче командасына җиңел генә оттырулары аңлашыладыр да.

Теләче тырышты, тик…

Беренче әйләнешкә килгәндә, “теннис сеткасы” принцибы буенча төзелгән парлар арасында Кукмара – Биектау, Әлмәт – Актаныш, Түбән Кама – Лаеш, Арча – Саба (болары беренче өлештә иде), Яңа Савин – Балык Бистәсе, Мамадыш – Зәй, Балтач – Азнакай, Теләче – Чирмешән (икенче өлеше) командалары арасында каршылык күрдек.

Кукмарадан беренче көрәштә үк Татарстан һәм Россия чемпионы Илсур Гимамутдинов Биектау егетенә оттыргач, сенсация булырмы әллә дип көткән идек тә, кукмаралылар ахыр чиктә барыбер җиңүгә иреште. Актаныш Әлмәт белән тартышып та тормады кебек: 0:7. Түбәнкамалылар белән лаешлылар һәм Арча белән Саба командалары арасында киеренке көрәш барды. Беренче әйләнештә Лаеш белән Арчага бәхет елмайды. Яңа Савин районы көрәшчеләре Балык Бистәсен, Зәй – Мамадышны, Балтач – Азнакайны артык көч түкмичә генә отты кебек.

Икенче әйләнештә инде хәлләр киеренкерәк төс алды. Кукмара — Әлмәткә, Лаеш Арчага оттырды (бу вакытларда Арча лидеры Илшат Идиатов инде шат иде!:)

Мусин — Хәмитов: чиста!

Икенче сеткада хәлләр җиденче очрашуда гына тәгаенләнде. Көчле көрәшчеләреннән башка гына, анда да җәрәхәткә ия спортчылары булган Яңа Савин районы командасының Зәйгә каршы нидер күрсәтүенә күпләр шикләнсә дә, ахыр чиктә, соңгы алыш кына җиңүчене ачыклады. Бу каршылыкта 100 килолылар арасында көрәшкән Булат Мусинның Эльдар Хәмитовны чистага салуы истә калды. Моңарчы Кукмара өчен генә көрәшкән Ринат Дәүләтшин хәзер Казанда яши икән. Авыр үлчәүдә яңасавинлылар өчен ул бил алышты. Яңа командасы өчен беренче бәйгедә үк аңа хәлиткеч очко өчен көрәшергә туры килде. Баштарак Радик Салахов белән бер дәрәҗәдәрәк көрәшсә дә, нәтиҗәдә Зәй батыры барыбер көчлерәк булып чыкты: 4:3 – Зәй командасы файдасына.

Балтач – Теләче каршылыгында да җиңү китерәчәк очко өчен 130 килодан артмаган көрәшчеләр бил алышты (Әгәр дә Ринат Хәйретдинов Илдар Гыйниятуллинга җиңелмәгән булса, башкачарак булыр иде дә бит…). Монда исә шуны искәртергә кирәк. Балтач командасы өчен бил алышырга данлыклы көрәшчебез Айдар Хәйретдинов килгән иде. Ул хәзер милиция хезмәтеннән пенсиягә чыккан. Балтачта эшли, шулай ук җитәкче. Соңгы алышта аңа Раил Нургалиев белән бил алышырга туры килде. Раил, әлбәттә, гамәлдәге көрәшче. Һәм ул Хәйретдиновтан өстен дә чыкты.

Ярымфиналда Әлмәт командасы шулай ук әллә ни авырлык кичермичә Арча командасын отты. Ә менә икенче сеткада бар да янә соңгы алышта гына хәл ителде. Радик Салахов белән Раил Нургалиев арасындагы көрәш, бу турнирның иң матур өлеше булгандыр, мөгаен. Эмоцияләр чиктән тыш артты. Нәкъ шул көрәш вакытында гына ярышларга Зәй районы җитәкчесе Разиф Кәримов килеп җитте. Ахыр чиктә Салахов үз командасын финалга чыгарды.

Ә инде финалда Әлмәт көрәшчеләре янә уңышка иреште. Зәй – икенче, Теләче — өченче, Арча – дүртенче!

Матур көрәш, матур бәйрәм… Соңгысы булмасын, дип телисе генә кала. Бу бәйгенең тагын бер файдалы һәм матур ягы — ул бүгенгене тарих белән дә очраштырды. Чөнки Әлмәт — гомер-гомергә көрәшле төбәк. Шунда барып, Илгизәр Димеев, Рим Синәкәев, Ильяс Билалов, Салават Юсупов кебек көрәшче шәхесләрне күрү — рәхәт тә, файдалы да иде… Соңгысы булмасын!

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: