Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “СҮТЕП-ҖЫЕЛГАН” КӨРӘШЧЕЛӘР... РОССИЯ ЧЕМПИОННАРЫ НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘНӘ?

    Көрәш буенча ир-егетләр арасында Россия чемпионатында “алтын”га Татарстан көрәшчеләре күбрәк манылды. Ел да шулай: димәк, гаҗәп түгел. Аерма шунда – ел саен “алтын”ның бәһасе кыйммәтләнә бара. Быел чемпионат 9-10 декабрьдә Пермьдә узды. Анда 30 төбәктән 160тан артык көрәшче тугыз авырлык үлчәвендә бил алышты. Татарстанның 6 көрәшчесе алтын медаль белән кайтты. Чемпионнарның өчесе Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда шөгыльләнә.

    Өлгергән “җимеш”ләр

    Азат Нурмөхәммәтов, Ильмир Төхвәтуллин, Булат Мусин – “көрәшчеләрнең оясы”нда тәрбияләнеп, Россия чемпионнары булган әлеге егетләрне остазлары Вакыйф Дәүләтшин шулай дип атады. Ильмир өченче мәртәбә ил чемпионы булып танылса, Булатның бу – икенче ел рәттән уңышка ирешүе. Ә дистә еллар чамасы Вакыйф абыйсы кул астында эшләүче Азат өчен бу – тәүге уңыш. 

    – Кызыксынып исәпләп утырганым бар – соңгы 18-19 елда минем шәкертләр ел саен Россия чемпионы булып таныла икән, – ди «Ак Барс» көрәш сареның көрәш буенча тренеры Вакыйф Дәүләтшин. – Соңгы уңышлар шуңа да гаҗәпләндерми. Егетләрнең чемпион калуына бар да шушы җәмгыятьнең, «Ак Барс» көрәш саераеның көрәшчеләргә игътибар бирүеннән, мондагы мөмкинчелектән тора. Ярышларга баруны оештыру, тренерлар базасын ныгыту, егетләргә игътибар итү һәм елдан-ел җыелып килгән тәҗрибә шушы уңышларга нигез сала. Бу өч егет – келәмдә күптәнге көрәшчеләр. Өлгергән егетләр, дияр идем. Инде бүген шул дистә еллар куелган тырышлыкның җимешен татыйбыз. Шул озын юлны узмыйча чемпион калуга өмет баглап булмый. Формалашу, үзеңдә булган сыйфатларны камилләштерү өчен вакыт кирәк.

    ...Кайберәүләр арасында, Вакыйф әзер көрәшчеләр белән эшләп уңышка ирешә, дип әйтергә ярата. Үзләренең хаклы булуын исбатларга тырышып, остаз кул астындагы егетләрнең үсмер вакыттагы уңышларын да күрсәтергә мөмкиннәр. Әмма танылган тренер бу фикерне кире кага. 

    – Көрәшченең бар булган мөмкинлеген аңлау өчен өч-дүрт елдан да ким вакыт кирәкми. Районнан килгән көрәшчеләрне яңадан “сүтеп-җыярга” кирәк, – ди остаз. – Чөнки аларның хәрәкәтләре камилләшкән һәм аны үзең теләгән юнәлешкә җайлаштыру мөһим. Ә моның өчен шактый вакыт кирәк. Чөнки мускулларның да хәтере бар. Ул хәтерләп калганны икенче халәткә кертеп җибәрү җиңел түгел.

    “Сүтеп-җыю” җиңел булган алдынгы көрәш мәктәбе шәкертләре турында сорагач, Вакыйф Дәүләтшин Теләче һәм Балтач көрәшчеләрен атады.

    Әхмәтҗанов VS Нургалиев

    Төрле чор батырлары, аларның өстенлекләре, үз алымнары һәм уртаклыклары турында сүз чыккач, Вакыйф Дәүләтшин артык уйлап тормый гына Илнар Әхмәтҗанов белән Раил Нургалиевны телгә алып сөйләде. Кызык билгеле: Илнар келәмнән иртә китеп өлгермәсә, әлеге ике көрәшче арасындагы көндәшлек бер генә турнир кысалары белән чикләнмәс иде, мөгаен. Әмма тренер “ставка” куюга сак карый. Аның өчен һәр шәкертне тәрбияләүгә куелган тырышлык кадерле. Ә калганы келәм эше. 

    – Һәр тренерның – үз карашы. Көрәшченең сәләтен нидә күрәсең, шул юнәлеш буенча камилләштерәсең. Аның өстенлеге нидә: көчтәме, сыгылучанмы ул, әллә алым ясавы җитезлеккә корылганмы, яки көндәшнең көчен файдалана беләме... Көрәшне һәр кеше үзенчә аңлый. Кешенең физиологик төзелеше дә, аңлавы да, эшләү сәләте дә, кабул итүе дә төрлечә. Шуңа да төрле чор батырларын чагыштыру һәм тиңләү дә ярамый. Кешенең үзенә генә хас сыйфаты, аерылып торган сәләте бар. Әйтик, Илнар Әхмәтҗановка кушканны сеңдерү өчен бик күп тапкыр үз өстендә эшләргә туры килсә, Раил шунда ук эләктереп ала.

    ...Келәмгә аяк баскан һәр кеше танылган көрәшче була алмый. Келәмнең көрәшүчесе һәм көрәшчесе була. Бу хакыйкатьне чемпионнар ясау серен белгән остаз да кире какмый. Сыйныфта “3”легә дә, “5”легә дә укучылар булган кебек, көрәш келәмендә дә профессионаллар янында үз сәламәтлеген ныгыту өчен генә йөрүчеләр бар. 

    – Бу яктан ялгышканым бар. Хәрби хезмәттән кайтканнан соң гына минем кул астына килеп эләккән Апас егете Фирдүс Сөнгатуллинга, мәсәлән, үз вакытында зур өметләр багламаган идем. Ә ул 90 нчы еллар азагында Татарстанда үз авырлык үлчәвенең җиңүчесенә әйләнде. Монысы инде кешенең эшкә карашына да бәйле. Бу сыйфат батырлар исемен саклап калу өчен дә кирәк, – ди Вакыйф Дәүләтшин.

    Дөнья чемпионаты: “көймә”дә урын аз?

    Быелгы Россия чемпионатының төп үзенчәлеге алдагы елда көрәш буенча дөнья чемпионаты уздырылу һәм ошбу ярышлар аша ил җыелмасы туплану турындагы хәбәр булды. Көрәшчеләр өчен этәргечме? Һичшиксез! Чөнки араларында үз гомеренә бер тапкыр ил чемпионы булып танылучылары да булырга мөмкин. Ә дөнья чемпионаты ел саен уздырылмый.

    Чемпионат узды, батырлар ачыкланды, дөнья күләмендә үзеңне күрсәтергә юл ачылды гына дигәндә, дөнья чемпионатында үлчәү авырлыклары аз була, дигән сүзләр йөри башлады. Димәк, “көймә” илнең һәр батырын да сыйдыра алмаска мөмкин. 

    – Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, үлчәү авырлыклары 3-5 кенә булачак, диләр. Без моңа катгый рәвештә каршы, – ди көрәш буенча Татарстан җыелма командасы баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов. – Ил күләмендә югары урыннар алу өчен дистә еллар шөгыльләнергә кирәк. Шуңа да Россия һәм халыкара көрәш федерация җитәкчелеге бу мәсьәләдә дөрес карар кабул итәр дип өметләнәбез. 

    ...Баш тренердан Татарстан көрәшчеләренә көндәшлек тудыручы төбәкләр турында да сораштык. “Каршы торырлык көрәшчеләр күп. Без көчле, дип ятарлык түгел хәзер, тагын да көчәергә кирәк”, – диде ул җавапка.

     

    Күнегүләр, туклану һәм дуслык

    “Быел “Ак Барс” көрәш сараеннан Россия чемпионы булып танылганбыз икән, бу әле бездәге көчле көрәшчеләр шушы гына дигән сүз түгел”, – ди Казанның “Пермь батырлары”. Сүзләрендә хаклык бар – команданың Татарстан чемпионы булырдай көрәшчеләре тагын да бар иде.

    – Дәрәҗәле ярышларда бер-береңне яхшы беләгән көрәшчеләр белән иңне-иңгә куеп чыгыш ясау, күпкә җиңелрәк, – ди чемпионнарның берсе Азат Нурмөхәммәтов. – Шуңа да Татарстанда җиңү яулагач, Россия чемпионатына бергәлектә һәм күтәренке рухта әзерләндек. Ә Россия чемпионатына бармак аша карарга ярамый – монда синең каян килүеңне карап тормыйлар. Хәзер көрәш үсешен төбәкләргә бүлеп карау да бик үк дөрес түгел. Батырларның географиясе киңәйде. 

    Азатның әйткәннәрен куәтләп, Пермь келәмендәге хәлләрне дә искә алдылар – Булат Мусинны берәү чыгуга ике баллык алым белән “күккә чөйгән” булса, Ильмир Төхвәтуллин финалда Оренбург егете Айрат Сәмигуллинга оттырып барган. Безнең әлеге көрәшчеләр ахыр чиктә чемпион исемен яулый алса, Татарстанның өч көрәшчесе “алтын”сыз калуын да онытырга ярамый. 

    – Оттыруың хәзер ул. Үзеңне кулга ала белергә кирәк, – ди Ильмир Төхвәтуллин. – Уңышларым өчен командама рәхмәтлемен. Шушындый шартларда, яхшы дуслар, тәҗрибәле остазлар белән эшлисе килеп кенә тора. 

    – Россия чемпионатында җиңү яулау Татарстандагы бәйгедә уңышка ирешүдән авыррак та булды кебек әле, – ди чемпионнарның өченчесе Булат Мусин. – Уңыш ваклыклардан җыела – күнегүләр, дөрес туклану, көндәшеңне өйрәнү... Үз өстеңдә эшләсәң, җиңеп булмаслык көрәшче юк. 

    ...Көрәштә бүген профессиональлек көчле. Килешмәүчеләренең – егетләргә яуланган тәкә, машиналар саныннан чыгып кына бәя бирүчеләрнең фикерен үзгәртер өчен, көрәшчеләрнең бер көнлек күнегүләрен тамаша кылырга чакырыр идем. Еллык уңышның кыйммәтен шуннан соң ачыклап булачак. 365кә тапкырлап...

    Фото: Салават Камалетдинов

    http://intertat.tatar

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: