Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"АК Барс" хоккей командасы "Ел җанатары" 95 яшьлек Фатыйма Шиһапованы атады

"Ак Барс" командасы узган елда булган вакыйгаларга йомгак ясады.

95 яшьлек Фатыйма апа Шиһапова «Ак Барс» командасының «Ел җанатары» исменә лаек булган. Бу акбарслыларның еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясаганда билгеле булган. Бу турыда "Ак Барс" командасының рәсми сайты хәбәр итә.

Узган елның сентябрендә Өлкәннәр көне алдыннан Фатыйма апа яраткан командасының «Нефтехимик» белән уенын карарга килгән. Аңа килергә оныгы Энҗе булышкан. Моңа кадәр ул уеннарны бары тик өендә, телевизор каршында караган.

Ул чакта казанлылар нефтихимкларны 3:2 исәбенә җиңеп чыкты. Финал сиренасыннан соң Фатыйма апа яраткан кумиры -"Ак Барс" командасы һөҗүмчесе Данис Зарипов белән очрашу бәхетенә иреште, диелә хәбәрдә.

Фото: ak-bars.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев