Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Анапада җинү яулап кайткан укучыларны тантаналы рәвештә каршы алдылар

24 апрельдән 15 майга кадәр Анапа шәһәрендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары узды.Ярышларда илебезнең 57 төбәгеннән яшь спортчылар катнашты. Татарстан Республикасы данын Саба гимназиясенең 16 укучысын берләштергән команда яклады.

Физкультура укытучылары Илнар Гайнуллин һәм Алмаз Әхтәмов җитәкчелегендә 21 көн дәвам иткән   киеренке спорт ярышы һәм төрле  уеннарда  Саба гимназиясенең  «Комета" командасы зур җиңүләр яулап,  2 урынга лаек булды.  Аерым алганда барлык командалар арасында теннис (уенчылар – Кәрим Фәттахов,  Камил Вилданов,  Дияз Мөхәммәдиев)  һәм бадминтон буенча  (уенчылар Айназ Зәйниев,  Илназ Идрисов,  Инсаф Ибәтуллин ) 1 урын яуладылар. Башка спорт төрләрендә Аяз Фәтхрахманов, Айзат Галимов, Лиана Хәбирова, Азалия Галимҗанова, Рамилә Әхмәтова, Риана Вәлиуллина, Язгөл Шакирова, Динә Шакирова, Диләрә Сәйфуллина, Инзилә Бәйрәмова   зур җиңүләргә ирештеләр.  Фотоконкурста  команда 2 урынга ия булды.  17 май көнне  спортчылар  Татарстанга кайтып җитеп, аларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, район мәгариф идарәсе, Саба гимназиясе коллективы Казан шәһәрендә каршы алды. Һәр команда әгъзасына  һәм укытучыларга ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллинның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Саба гимназиясендә дә команданы тантаналы шартларда каршы алдылар. Район мәгариф идарәсе начальнигының  тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнар Шәфыйкова, Саба гимназиясе директоры Айнур Шәймәрданов зур җиңү белән кайткан  команданы котлап, Татарстан Республикасы, Саба гимназиясе данын еракларга танытканнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр, алга таба да уңышлар теләделәр.  

Фоторепортаж.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев