Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Арча егете хапкидо буенча Европа чемпионатында җиңгән

Алмаз Татарстаннан берүзе катнашкан.

Арча егете Алмаз Закиров шимбә төнлә Санкт--Петербургтан Арчага кайтты. Ул хапкидо һәм таэквондо ярышларында җиңгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тренеры Газинур Борханов, районның таэквондо буенча федерация рәисе, әтисе Илфат Закиров белән Санк--Петербургта сугышчан сәнгать фестивалендә катнашты. Алмаз спортның ике төре буенча чыгыш ясады. Ул хапкидо буенча Европа чемпионатында, таэквондо буенча Бөтенроссия турнирында катнашты.

Алмаз Татарстаннан берүзе катнашкан. Алмаз Закиров хапкидо ярышларында 85 кг авырлыктагылар арасында чемпион булды. Шунда ук таэквондо буенча да призлы урынны алган. 

Корея үз тарихында 900ләп хөҗүмгә дучар була. Һәм аның халкы нәтиҗәсендә дошманнарын җиңеп бара. Хапкидо рухы ул -- туган илеңне ярату, аңа бирелгәнлек һәм тугры калу. Хапкидо 1963 елда гына рәсми исем ала. Мәгънәсе: хап - фикерне туплау, ки - энергия, до - юл төшенчәсен аңлата.

Фото: arskmedia.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев