Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Динамо-Казан" волейболчылары елның беренче матчында ышанычлы җиңү яулады

Ришат Гыйләҗетдинов җитәкләгән команда чемпионатта беренче урында бара.

“Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Россия чемпионатының 12 нче турында Чиләбенең “Динамо-Метар” клубыннан өстен чыкты.

Чиләбедә узган матч Казан кызлары файдасына 3:0 (25:10, 25:19, 25:19) исәбенә төгәлләнде. Бу Ришат Гыйләҗетдинов җитәкләгән команданың 2018 елда уздырган тәүге матчы һәм беренче җиңүе булды. Казан кызларының Россия чемпионатында җиңелүсез сериясе 10 матчка җитте.

12 турдан соң 33 очко туплаган “Динамо-Казан” командасы Россия чемпионатында беренче урында бара.

10 гыйнварда “Динамо-Казан” Чемпионнар лигасы кысаларында Польшада “Хемик Полице” командасы белән очраша.

Фото: Ильнар Тухбатов

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев