Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Динамо-Казан" волейболчылары Польша чемпионын тар-мар итте

Казан командасы үз төркемендә беренче урынга урнашты.

“Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Чемпионнар лигасы төркем этабының икенче турында Польша чемпионы – “Хемик Полице” командасын отты.

“С” төркемнедәге көндәшләрнең Польшаның Кошалин шәһәрендә узган әлеге очрашуы “Динамо-Казан” файдасына 3-0 (25:17, 25:20, 25:19) исәбенә төгәлләнде. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып Казан командасыннан 17 очко туплаган Ирина Воронкова танылды.

Шунысы да игътибарга лаек: әлеге командалар беренче тур уенын җиңү белән төгәлләнгән иде. Шуңа да үзара очрашуда җиңүгә ирешү нәтиҗәсендә “Динамо-Казан” төркемдә беренче урынга урнашты.

Чемпионнар лигасында чираттагы уенны Казан кызлары үз мәйданында уздыра – 25 гыйнварда Сербиянең “Визура” командсын кабул итә.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X