Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“ГАГАРИН КУБОГЫН ОТАР ӨЧЕН 30 ГЕКТАР БӘРӘҢГЕ УТАДЫК…”

2018 елның 22 апреле. Казанның “Татнефть Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккейчылары КХЛның 10 нчы сезон финалы бишенче матчында ЦСКА командасын отып (1:0), өченче тапкыр (2009, 2010, 2018) Гагарин кубогын отты. Бозга йөгереп төшкән команданы котлаучылар арасында “Ялкын” журналы хәбәрчесе дә бар иде…

Иң яхшылар – безнекеләр

“Ак Барс” хоккейчылары КХЛда бер-бер артлы рекорд куя: Джастин Азеведо – Гагарин кубогында иң яхшы уенчы (MVP) булып танылган беренче чит ил хоккейчысы булып танылды. Ул быелгы плей-оффта 19 уенда 25 очко (9+16) җыйды. Аңа кадәр әлеге приз Василий Кошечкин (2017), Сергей Мозякин (2016, 2014), Илья Ковальчук (2015), Александр Ерёменко (2012, 2013), Константин Барулин (2011), Илья Никулин (2010) һәм Алексей Морозовка (2009) бирелгән иде.

– Беренче булу зур горурлык. Бу торт өстендәге чия кебек – Гагарин кубогына баллы өстәмә, – диде Азеведо үзе.

Фото: tatar-inform.ru

Тагын бер рекорд – Данис Зариповныкы. Ул 10 ел эчендә бишенче тапкыр Гагарин кубогы откан беренче уенчы булды. 2009, 2010 һәм 2018 елларда ул әлеге уңышка “Ак Барс” белән ирешсә, 2014 һәм 2016 елларда “Металлург” составында Кубок отты. 37 яшьлек Данисны тиз генә тотучы булмас әле – Дмитрий Казионов һәм Александр Ерёменконың өчәр мәртәбә Гагагрин кубогын күккә чөйгәне бар.

– Һәр җиңүдән соң хисләр бер төрле. Югары дәрәҗәдә күтәренке. Берни белән чагыштырып булмый. Өченче уңыштан соң Гагарин кубогын “Татарин кубогы” дип үзгәртергә дә буладыр. КХЛ җитәкчелеге уйлансын, – дип елмайды Данис Зарипов үзе.

Зиннәтулла Билалетдинов үз карьерасында команданы өченче тапкыр Кубоклы итте. Шулай итеп ул Олимпия чемпионы булганнан соң ил җыелмасы кәнәфиен бушаткан Олег Знарокны куып тотты. Ике тапкыр Гагарин кубогын Вячеслав Быковның отканы бар.

Эмиль, китмисеңме?

Бишенче матчның төп герое – бердәнбер алка керткән Роб Клинкхаммер түгел, ә капкага суккан 33 алканы кире каккан һәм плей-оффта икенче тапкыр “коры матч” уздырган Эмиль Гарипов булды, дисәк, берәү дә каршы килмәс. Моның белән хоккейчылар да килешә. “Бүген начар уен уздырдык. Гарипов безне күп тапкыр коткарды. Плей-оффта иң яхшы уенчыларның берсе булды”, – диде Антон Ландер.

Казан капкачысыннан аның НХЛга китү белән бәйле хәбәрләр хакында да сораштык.

– Әлегә бу хакта уйлыйсы килми, ял итәргә кирәк, – диде Эмиль. – Ил җыелмасына чакыруга өметләнәмме, дисезме? Чакырсалар, шат булачакмын.

– Бу карьерамдагы иң мөһим гол булды, – диде шатлыклы мизгелләрен күбрәк хатыны һәм баласы үткәргән Роб Клинкхаммер. – Алга таба да Казанда каласы килә. Искиткеч шәһәр һәм җанатарлар.

Соңгы бәрәңге буразнасы

Җиңү берәүгә дә җиңел бирелми. Артем Лукоянов бу уңышны бәрәңге бакчасындагы эш белән чагыштырды.

– Авыр булды, Хабаровскига очтык, зур эш башкардык. Кул белән 30 гектар бәрәңге утаган кебек. Һәм менә соңгы буразна һәм без аны утап бетердек. Хәзер инде ял итәбез, – диде Артем Лукоянов.

Фото: tatar-inform.ru

Бу уңайдан кайберәүләрнең: “ЦСКА кызу йри торган машина”, – дип әйткән сүзләрен дә искә төшерделәр. “Белмим, аларда нинди машинадыр, – диде Лукоянов. – Безнең үз машинабыз бар. Һәм без аның белән Кубокка барып җиттек.

– Шушы Кубок өчен НХЛдан кайттым, – диде Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән Александр Бурмистров.

“Чын йөрәктән эшлим”

Бозда хоккейчыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.

– Республикада хоккейны яраталар, – диде Президент журналистларга. – Яхшы уен өчен ЦСКАга да рәхмәт. Бу бик яхшы команда. Ә “Ак Барс” көчлерәк булып чыкты. Татарстан халкын шушы зур җиңү белән котлыйм!

Фото: tatar-inform.ru

Котлаучылар арасында “Ак Барс”ның элеккеге капитаны, яшьләр хоккеен үстерү буенча КХЛның вице-президенты Алексей Морозов та бар иде. Ул карьерасын ЦСКАда уйнап төгәлләде.

– Аерым команда өчен җанатмадым, рәхәтләнеп финал уеннарын карадым. Көчле команда җиңен теләдем, – диде Алексей Морозов. – Данис Зариповмы? Шәп уенчы! Шушы рухта җиңүләре дәвамлы булсын.

Баш тренер Зиннәтулла Билалетдиновны күптән мондый шат кәефтә күргән юк иде инде.

– Команданың барлык уенчылары да тырышты: берәүләре гол кертте, икенчеләре сакланды. Бу җиңүне озак көттем, команда шуңа ирешү өчен эшләде. Шуңа да аларга рәхмәт белдерәм. Алар белән горурланам.

– Җиңүгә Гарипов ярты командадан да күбрәк өлеш кертте, дигән сүзләр белән килешәсезме?

– Эмиль – молодец. Берникадәр уңышсызлыклары булса да, җиңүгә ачкыч таба алды. Яхшы уйный алуын исбатлады. Ә бу бик мөһим.

– 8 ел эчендә Кубок үзгәргәнме?

– Үзгәрмәгән, вакыт бик тиз узды. Кубокны күптән Казанга кайтарасы килде, әмма һәрчак теләгәнчә булмый. Без күп эшләдек һәм нәтиҗә дә килде. Бүген уен голга кадәр барды. Дөресен әйтим, Мәскәүгә кабат барасы килмәде.

– ЦСКА составында 8 Олимпия чемпионы булу әзерлеккә йогынты ясадымы?

– Финалда көчлеләр генә уйный. Алар – Олимпия чемпионнары – котладым. Тулаем алганда ЦСКА көчле, оешкан команда. Команда һәм тренерлар каршылыгы да булды.

– Киләсе сезонга бәйле карьерагыз турында сөйләшсәк?

– Алга таба да эшлисем килә. Чын йөрәктән эшлим, эшемне яратам һәм хөрмәт итәм. Хоккейны яратам – шул алга этәргеч бирә, егетләр!

Фото: tatar-inform.ru

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев