Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Казан-Арена” стадионында узачак “Рубин” – “Уфа” матчына билетлар бушлай биреләчәк

Матч 7 май көнне 19:00 сәгатьтә башланачак.

7 май көнне “Казан-Арена” стадионында узачак “Рубин” - “Уфа” матчына билетлар бушлай биреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Матч Казанда узачак футбол буенча Дөнья Чемпионатына әзерлек буларак уздырыла.

“Без шәһәрне һәм стадионны Дөнья Чемпионатына әзерлибез. Казанды шәп командалар киләчәк. Һәр уенда аншлаг көтелә, чит ил җанатарлары күп булачак”, - диде Владимир Леонов.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры 7 май көнне стадионга килгән җанатарлар стадионның 55% ны тутырырга тиеш дип саный.

“Безгә стадионның тулы булуы мөһим, шуңа “Рубин” командасы белән уенның бушлай булуын сөйләштек. Теләгән һәр кеше дә матчка эләгә ала. Моның өчен уен көнне 10:00 сәгатьтән башлап кассалардан билет алырга кирәк булачак”, - диде ул.

7 май көнне “Казан-Арена” стадионына эләгү өчен җанатар билетлы булырга тиеш. Искәртеп узабыз, тест матчына эләгү өчен җанатар паспорты кирәк түгел.

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев