Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан кызы да, татар кызы да - әлегә беренче!

Япониядә фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты старт алды. Әлегә Казан кызы да, татар кызы да сезонның иң яхшы күрсәткечләренә ия.

Казан кызы Евгения Тарасова, Владимир Морозов белән берлектә чыгыш ясап, спортпарлары арасында иң яхшы күрсәткечкә ия булып, кыска программадан соң беренче урынга урнаштылар.

 

Реклама
 

Алинә Заһитова да "Призрак оперы" мюзиклы көенә чыгыш ясап, барлык элементларны чиста башкаруга иреште. Алай гына да түгел, кыска программадан соң, бу сезонда иң яхшы күрсәткечләргә ия булды. Төп көндәшләреннән саналган Рика Кихира әлегә җиденче урында барса, Евгения Медведева дүртенче баскычка урнашты.

Тик шунысы да бар: быелгы сезонда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова еш кына беренче көнне әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә, ә ирекле программада уңышсызлыкка очрый.

Фото: minsport.tatarstan.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X