Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда «Ак Барс» хоккейчылары ретроматчлар оештыра

Казан клубы 19 һәм 21 декабрьдә Спорт сараенда «Салават Юлаев» һәм «Себер» клублары белән очраша.

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы декабрь аенда үзенең иске аренасында – Казанның Спорт сараенда ике матч уздыра. Бу хакта Казан клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Салават Юлаев» (19 декабрь) һәм «Себер» (21 декабрь) командаларына каршы матч ретро тематикада була һәм җанатарларны шул чор атмосферасына кайтара.

Сезонлы абонемент буенча әлеге матчларга билетларны 16 декабрьгә кадәр алып була. Икенче көнне калган барлык билетлар да ирекле сатуга чыгарыла.

«Спорт сарае «Ак Барс» тарихында аерым урын алып тора − биредә команда тарихта беренче тапкыр Россия чемпионы булды, һөҗүмдә Дмитрий Квартальнов балкыды», − дип хәбәр итә Татарстан башкаласы клубы иске аренада узачак матчлар хакында.

Фото: ak-bars.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев